Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

90 яшьлек юбиляр Галимулла Нәбиуллин үзен Мамадышның иң бай кешесе дип саный

Үзенең 90 яшьлек юбилеен райондашыбыз, Бөек Вактан сугышы ветераны, күп еллар Уразбахты авыл җирлеге, Мамадыш кирпич заводы директоры вазыйфаларын башкарган шәхес Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллин каршы алды. Әлеге олугъ дата белән аны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова тәбрик итте. Күркәм гадәт буенча...

Үзенең 90 яшьлек юбилеен райондашыбыз, Бөек Вактан сугышы ветераны, күп еллар Уразбахты авыл җирлеге, Мамадыш кирпич заводы директоры вазыйфаларын башкарган шәхес Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллин каршы алды.

Әлеге олугъ дата белән аны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миннегөл Муллаәхмәтова тәбрик итте. Күркәм гадәт буенча юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан тәбрик хаты, район башлыгы исеменнән адреслы затлы котлау папкасы, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә җыелганнарны таң калдырып, Галимулла бабай, күзлексез-нисез котлау телеграммаларын кычкырып укып та күрсәтте. Юбиляр инде 5 нче елын ялгызы гына яши. 1947 елда хасил булган пар канатларның берсе 2007 нче елда каерыла. Тәскирә Мөхәммәтша кызы белән ул 60 ел да 1 ай тигезлектә, тормыш авырлыкларын-шатлыкларын уртак иңнәрдә күтәреп яши.

" Карчыксыз яшәү бик кыен булса да, ул миңа бәхәсез хәзинә калдырды.Минем 4 малаем, 2 кызым бар. Ә алар исә миңа киленнәр, кияүләр, оныклар, 21 оныкчык бүләк иттеләр. Һәрдаим хәлемне белешеп торалар, хуҗалыкта ярдәм итәләр",-ди туган көн иясе.

Ул безгә ярдәм сорап сирәк мөрәҗәгать итә, ди юбилярның килене Мәсхүдә ханым.

"Алай да 90 яшь үзен сиздерә, медик буларак бабайны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотам. Борчучы кешеләр булмаса аның кан басымы да уйнамый, йөрәгенә да зарланмый. Сезон вакытында бакчадан керми. Аның помидорлары безнекенә караганда да иртәрәк өлгерә, кышка үзе банкалар яба, суыткычны җиләк-җимеш белән тутырып куя,хәтта газет-журналлардан карап камыр ризыклары әзерли",- дип сөйләде килен.

Туксаннан соңгы һәрбер ел ун елга тора. Һәр ел саен юбилей. Инде киләчәктә дә Ватаныбыз үзенең геройларын, зур хөрмәткә, рәхмәткә лаеклы кешеләрен онытмас, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев