Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

8 мартка татарча котлау текстлары биредә

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Аларга матур котлау эзлисезме? Без тәкъдим иткәннәрдән сайлап алыгыз! *** Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе -...

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.

Аларга матур котлау эзлисезме? Без тәкъдим иткәннәрдән сайлап алыгыз!

***

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!

***

Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

***

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме
- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!

***

Ир кеше гомерендә өч эшне эшләргә тиеш дигән әйтем йөри халыкта. Агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә. Мин бу сүзләргә һич кенә дә каршы килмим, бары тик үземнең төзәтмәмне генә кертәсем килә. Булган ир-ат булдыра ул, сүз дә юк! Тик утырткан агачка су сибәргә, тәрбия кылырга кирәк, ә бу эшне иң оста башкаручы - хатын-кыз. Өй салуга килсәк, өй салу - зур сабырлык, көч-хезмәт таләп итә. Әмма әлеге йортны һәрчак пөхтә тоту, уңайлы итү, җан җылысын өрү - хатын кыз гына башкара ала торган гамәл.Малай табу, үстерү, тәбияләү турында исә әйтеп тә торасы юк.

Бу сүзләрем белән нәрсә әйтәсем килә: ир-ат ир-ат инде ул, ә хатын-кыз шул ир-атны ир иткән, йортлы иткән, гаиләле иткән фәрештә... Шуңа күрә аларны Халыкара бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклик. Аларга сәламәтлек, гүзәллек һәм мәңгегә шулай ир-атның таянычы булып калуларын телик.

***

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!

***

Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме беләнкотлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләртелибез, якыннарыгызның игелегенкүреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгәнбу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәлбәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгәтормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!!!

Шигъри котлаулар

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк -
Аннан тормыш яңара.

***

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!

***

Әнкәйләргә алла ярдәм бирсен!
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә безнең
Йолдызлардан
Я кояштан һәйкәл салырлык…

Давылларга каршы китәбез без,
Утлар-сулар күпме кичелә!
Туган өйгә юлны онытабыз -
Ә әнкәйләр барсын кичерә.
Якын дуслар ташлап китә безне,
Хыялларын күпләр югалта.
Әнкәйләргә кайтып егылабыз -
Ә әнкәйләр безне юата.
Алар гына безне онытмыйлар,
Алар гына чынлап ярата.
Синең белән бергә сөенә дә,
Кайгыларың булса - тарата.
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз…
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

Роберт Миңнуллин

***

Сез барында ямь бар җирдә,
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганга дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.

Сез булганга иҗат та бар,
Сез булганга бар сәләт.
Бу сүзләрне әйтергә
Нәкъ сез булдыгыз сәбәп.

Әни дә сез, апа да сез,
Һәм сөйкемле сеңел сез.
Сез булганга дөнья нурлы
Чытык йөзле түгелсез.

Сездә кешелек язмышы
Сездә олуг өметләр
Шундый теләкләрдә кала
Җирдә һәммә егетләр!

***

Кар астында әле кыр юллары,
Ләкин вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине - ……. (апа, сеңлем)
Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык нурга әйләнеп.
Тырыш, назлы, гузәл туганкаем,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.

Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр!

***

Балаларыгыз сезгә "әни",- диеп,
Яратып һәм назлап эндәшә.
Ирегезнеңтугрыхатынысез,
Сезпаркилгән, сезгелянәшә.

Кайнанагыз, кайнатагыз өчен,
Уңган киленсез бу гаиләдә.
Әти-әниегез "балам", - диеп,
"Кызым",- диеп сөя әле дә.
Абыегыз өчен сез - сеңлекәш,
Энегезнең туган апасы.
Сез - мөгаллим, бүгенсезнеңөчен,
Матурсүзләркиләтабасы.
Бәйрәмбүген, сезнеңбәйрәмегез,
Әй, хөрмәтле, затлы хатын-кыз!
Яктытормышюлытелисезгә,
Күкйөзендәянганһәрйолдыз!!!

***

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем.
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле…

***

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә -
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.

Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!

Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.

Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләрдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!

***

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

***

Кояш көлмәс,
Корыч эремәс ялкынсыз.
Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
Кол иткән дә,гөл иткән дә хатын-кыз.

Хатын-кызлар табыннарның бизәге,
Җирдә булган бөтен ямьнең үзәге.
Илләрне да бар иткән hәм зур иткән
Хатын-кызның барчасы hәм гүзәле.

Хатын-кыз - ул нур чәчкәседәй сабый,
Назлы, иркә, баллардай татлы җаный.
Ул - иң газиз күз нурыбыз, пакь ана.
Бар гүзәллек аналардан башлана.

***

Котлы булсын 8 нче март бәйрәме,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре сиңа
Бәхет-шатлык кына китерсен.

Күңелең түрендә һичкайчан,
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмәсен.

***

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакь булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!

***

Сигезенче март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә!

***

Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәлкыз туганым,
Котлы булсын язгы бәйрәмең.

Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.

Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр.

***

Кызларның була чибәре,
Акыллысы, уңганы,
Сөйләшкәндә телләреннән
Кош очыра торганы.

Кызлар япкан ак алъяпкыч,
Өзелеп тора билләре.
Эшкә оста, сүзгә кыска -
Юк килмәгән җирләре.

Кызлар!Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала,
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!

Үзегез генә белмисез -
Сез безгә бик кадерле,
Күпме яшисегез килсә
Яшәгез шул кадәрле.

8 мартка шаян котлаулар

Уян әле, юынып ал,
Кашларыңны буяштыр.
Битләреңә кремнар сөрт
Чәчләреңне тараштыр.
Күз тирәсен каләм белән
Матур итеп бизәклә.
Калынайган тәңнәреңне
Яшер матур күлмәккә.
Берәр шәраб әзерләп куй
Һәм әзерлә башка сый.
Ул күчтәнәч белән килсә
Карышмыйча сөй дә куй.

Венер Фәттах

***

Тиздән 8 нче март -
Хатын-кызлар бәйрәме.
Әйдәгез соң, егетләр,
Бәйрәм итик без дә әле.

Иртән иртүк уянып,
Тиз генә чәй кайнатыйк.
Бик мул өстәл әзерләп,
Иркәләп кенә уятыйк.

Ачыйк шампан шәрабын,
Коньякны әрмәннекен.
Күзен ачкач аңласын ул
Бүген бәйрәм икәнен.

Өстәл уртасына куйыйк,
Бер букет матур чәчәк.
Мәтрүшкәле сөтле чәйгә
Булсын тәм-том һәм чәк-чәк.

Назлы сүзләр сөйли-сөйли
Иртәнге чәйне эчик.
Көне буе күгәрченнәр
Кебек гөрләшеп яшик.

Бер генә көн булса да,
Барысына да түзик.
Булыр бәлки күңелләре
Матур сүзләр гел тезик.

Шатлансыннар, куансыннар.
Алар бит моңа хаклы.
Көйләрен гел көйләп торсак,
Күңелләр булыр аклы.

Фәһим Хәбибуллин

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев