Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

20 төрдән артык чәчәк: Мамадышлы үз хуҗалыгыннан гөлбакча ясаган

Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Хаҗиевлар гаиләсе үз хуҗалыкларыннан гөлбакча ясаганнар. Әле киләчәктә пенсионерлар ясалма күл булдырырга хыяллана.

Роберт Хаҗиев оныгы Викторияне дә чәчәкләр үстерү серләренә өйрәтә. Суны кайсы гөлгә күпме күләмдә сибәргә, үсемлекләрне төрле чирләрдән ничек сакларга икәнен биш бармагы кебек белә ул. Лубьян бистәсендә туып-үскән, озак еллар Себердә эшләгән ирле-хатынлы Роберт һәм Ания Хаҗиевлар Түбән Тәкәнештә 4нче елларын гына яшиләр әле. Лаеклы ялга чыкканнан соң, буш йортны сатып алалар, төзекләндерәләр һәм территориясен шау чәчәккә күмәләр. Гаилә башлыгы кечкенәдән гөлләр ярата.

Бакчаларында кыяр-помидор, кишер-чөгендер кебек яшелчәләр дә үсә, әмма зур игътибар шулай да гөлләргә бирелгән. Монда аларның 20дән артык төрен санарга була. Барысының да орлыкларын үзләре әзелиләр. Чәчәкләр күптөрле булгач, бакча җәй әйләнәсе балкып утыра.

Чәчәк үстерүдән тыш, Хаҗиевлар төсле шешәләрдән, пластик савытлардан төрле хайван, кош-корт макетлары, түтәлләр тирәли кечкенә коймалар ясый башлаганнар. Кызыклы үрнәкләрне интернет челтәре тәкъдим итә аларга.

Роберт Хаҗиевның киләчәктә планнары шактый. Әле йортны да яңартып бетерәсе бар ди ул. Хуҗалыгында тагын кечкенә күл дә булдырасы килә аның. Сулыкка һичьюгы ясалма Аккошлар алырга хыяллана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев