Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Юниорлар, алга!“ спартакиадасы тәмам

Исегезгә төшерәбез, шушы исемдәге ярыш районыбызның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында инде унынчы ел рәттән уздырыла. Быел балалар спортның 6 төре буенча көч сынадылар. "Юниорлар, алга!" спартакиадасының финалын быел да "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында үткәрделәр. Ул традиция буенча 1нче июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә оештырыла. -Әлеге спартакиаданың әһәмияте бик зур....

Исегезгә төшерәбез, шушы исемдәге ярыш районыбызның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында инде унынчы ел рәттән уздырыла. Быел балалар спортның 6 төре буенча көч сынадылар.

"Юниорлар, алга!" спартакиадасының финалын быел да "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында үткәрделәр. Ул традиция буенча 1нче июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә оештырыла.


-Әлеге спартакиаданың әһәмияте бик зур. Сабыйлар башлангыч чыныгуны нәкъ менә балалар бакчаларында ала бит. Бүгенге көндә аларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган,- диде район мәгариф бүлеге методисты Гөлгенә Нәгыймова.


"Юниорлар, алга!" 10нчы район спартакиадасының финалында шәһәрдәге һәм "Мамадыш совхозы" бистәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләреннән командалар катнаша. 10 команда составында 150 артык бала 6 спорт төре буенча ярышты.


Скакалкада сикерү буенча "Радуга" балалар бакчасында тәрбияләнүче Амелия Донсковага тиңнәр юк. Ул барлык көндәшләрен дә артта калдырды. "Аның артыннан санап өлгерүе дә кыен",- ди хөкемдарлар.
-Скакалкада булдыра алганча сикердем инде. Ярышка әзерлек өйдә дә, бакчада да барды. Тренерыма рәхмәт белдерәсе килә. Алар күп көч куйды,- ди Амелия Донскова.


Скакалкада сикерүдән тыш, сабыйлар кәрҗингә ату, урыннан ераклыкка сикерү, 30 метр арага йөгерү, шашка, эстафета төрләре буенча көч сынаштылар. Аларның чыгышларын күзәтергә әти-әниләре һәм әби-бабайлары да килгән иде. Ольга Краснова оныгы Елена өчен җан ата.
-Минемчә, бик яхшы спартакиада бу. Балалар кечкенәдән спорт белән дус булып үсә. Читтән күзәтеп торабыз, барысы да актив, һәммәсе дә матурлар. Уңышлар телим барысына да,- ди Ольга Краснова.


29нчы май көнне шушындый ук спартакиада авыллардагы балалар бакчалары арасында үткәрелгән иде. Ул Түбән Ушмадагы "Дуслык" спорткомплексы базасында узды. Җиңүче исемен мәйдан хуҗалары яуласы, икенче-өченче урыннарны Көек-Ерыкса һәм Дусай авылы коллективлары бүлешкән.


Ә шәһәр бакчалары арасында быел "Радуга" коллективы җиңү яулады.
-Без бик шат. Спартакиаданың нәтиҗәсе һәм коллективыбызда тәрбияләнүчеләр белән чиксез горурланабыз. Башка бакчалар да көчле. Оештыручыларга рәхмәт,- диде "Радуга" балалар бакчасы мөдире Наталья Мартынова.


Спартакиаданың икенче баскычында "Әкият", 3нчедә "Бәләкәч" балалар бакчалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев