Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Язучылар сафын мамадышлылар тулыландыра

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Нурзия Мирхазовадан шатлыклы хәбәр килеп иреште. Ул шушы араларда гына Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән. Нурзия ханымга берлеккә керергә рекомендацияне күренекле әдипләр Рафаил Газизов, Шаһинур Мостафин, Фәтхулла Абдуллин һәм Мансур Сафин биргәннәр. Ә берлек идарәсе утырышында Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Факил Сафин Нурзия...

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Нурзия Мирхазовадан шатлыклы хәбәр килеп иреште. Ул шушы араларда гына Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән.

Нурзия ханымга берлеккә керергә рекомендацияне күренекле әдипләр Рафаил Газизов, Шаһинур Мостафин, Фәтхулла Абдуллин һәм Мансур Сафин биргәннәр. Ә берлек идарәсе утырышында Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Факил Сафин Нурзия Мирхазова иҗатын югары бәяләп чыгыш ясаганнар. Шагыйрәнең иҗаты белән райондашларыбыз да газетабыз аша таныш инде. Китапханәләребездә җыентыклары да бар.

Күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлегенә Алгай авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче шагыйрәбез Ләйсән Мөгътәсимова да кабул ителгән иде. Безнең өметле яшь иҗатчыларыбыз шактый әле. Алар да әдәбиятның олы мәйданнарын яуларлар, дип ышанабыз.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев