Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Ясалма бөер” Мамадышта да бар

Район үзәк хастаханәсендә гемодиализ үзәк ачыласы хакында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә әлеге үзәк уңышлы гына эшләп килә. Район хастаханәсенә берсе берничә миллион сумлык 10 гемодиализ аппараты кайтарылды . Әлеге аппарат канны токсиннардан чистарта, аны ультрафильтрация ярдәмендә артык сыеклыктан арындыра, электролит балансын, кан басымын тигезли. -Мамадышта "ясалма бөергә" 17...

Район үзәк хастаханәсендә гемодиализ үзәк ачыласы хакында хәбәр иткән идек инде.


Бүгенге көндә әлеге үзәк уңышлы гына эшләп килә. Район хастаханәсенә берсе берничә миллион сумлык 10 гемодиализ аппараты кайтарылды . Әлеге аппарат канны токсиннардан чистарта, аны ультрафильтрация ярдәмендә артык сыеклыктан арындыра, электролит балансын, кан басымын тигезли.


-Мамадышта "ясалма бөергә" 17 кеше мохтаҗ. Алар безгә аерым сәгатьләрдә төркемләп 3 көн дәвамында киләләр. Беренче төркем килеп киткәч, икенчесе башлана. Һәр кеше өчен җайланмалар индивидуаль чистартыла. Әлеге аппаратка тоташкан рәвештә кеше 3-4 сәгать дәвамында ятып тора. Шушы вакыт эчендә гемодиализ аппараты бөер ролен үтәп, канны үзе аркылы 120 тапкыр әйләндереп чыгарырга сәләтле. Кеше организмы өчен кирәкмәгән матдәләр, фильтрда кала, - дип безнең белән уртаклашты район үзәк хасатаханәсенең поликлиника бүлеге буенча баш табиб урынбасары Рамил Галеев.


-Мамадышта гемодиализ үзәге ачылуга сөенеп туя алмыйм. Чөнки моңа кадәр безгә иртәнге 8дә район хастаханәсенә килергә, аннан соң махсус машина белән Казан, яисә Яр Чаллыга барырга туры килә иде. Атнага 3 тапкыр иртән торып ерак шәһәрләргә китү рәхәт булмады. Аннан 18:00-19:00 сәгатьләрдә генә кайтып керә идек. Көнебез юлда үтте, шунлыктан йорт тирәсендәге эшләр кала иде. Аллага шөкер, Мамадышта да гемодиализ үзәге ачылды. Хәзер бераз эшләргә дә вакыт кала. Бирегә мин иртәнге 7:00гә киләм һәм 12:00дә кайтам, - диде гемодиализ үзәгенә йөрүче Нурия апа Гәләува.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев