Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Яңгырады удмурт җырлары

Пойкино клубына авылдашлар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да кунаклар агылды. Анда "Яңгырасын яраткан җырлар" исемле удмурт фольклор бәйрәме тулы көченә гөрләде. Пойкинодан "Италмас", Яңа Очадан "Купанча", Түбән Очадан "Ялыке" удмурт фольклор ансамбльләре, аерым җырчы-биючеләр сәхнә тотты. "Италмас"ка быел 25 ел тула икән. Келәүш мәктәбендә укытучы Рәйсә Муллаәхмәтова (хәзер лаеклы ялда,...

Пойкино клубына авылдашлар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да кунаклар агылды. Анда "Яңгырасын яраткан җырлар" исемле удмурт фольклор бәйрәме тулы көченә гөрләде.

Пойкинодан "Италмас", Яңа Очадан "Купанча", Түбән Очадан "Ялыке" удмурт фольклор ансамбльләре, аерым җырчы-биючеләр сәхнә тотты. "Италмас"ка быел 25 ел тула икән. Келәүш мәктәбендә укытучы Рәйсә Муллаәхмәтова (хәзер лаеклы ялда, Мамадышта яши, район "Ак калфак" мөслимәләр оешмасы җитәкчесенең авыллар буенча ярдәмчесе) тарафыннан башта укучылар, аннары укытучылар белән оештырылган коллектив заманында район һәм республика күләмендә танылып, зур бүләкләр алган. Бүгенге көндә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем бирүче, кайберләре инде лаеклы ялда да булган җырчыларның бәйрәмдәге чыгышы нур өстенә нур булды Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары - Казан кунагы Марина Иванова, район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин, район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов җылы сүзләр, изге теләкләрне күп җиткерделәр.

Кичәне матур итеп алып барган студент кыз Анна Герасимова сүзләре белән әйтсәк: "Һәр халык агачка охшаган. Әгәр аның тамырлары нык икән, ул һәр яз саен яфрак ярачак, җәен чәчәк атачак, ә көзен мул уңыш бирәчәк. Кешеләр дә нәкъ шулай. Алар үз тарихларын белгәндә, мәдәниятләре белән кызыксынганда, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаганда, бөек халык булачаклар. Безгә удмурт халкы дип аталырга язган. Ә менә аның бөеклеге һәммәбезгә бәйле. Вакыт һәм буыннар чылбырын өзмик, удмурт халкының җаны иксез-чиксез галәм киңлекләрендә эреп юкка чыкмасын, дип телик. Әйдәгез, тырышлыкларыбыз өчен бер-беребезне алкышлыйк! Киләсе очрашуларга кадәр! "

Бәйрәм фойеда халык уеннары белән дәвам итте, бик матур килеп чыкты. Алга таба да шулай аралашып яшәргә язсын!

JM6hBQjh8Vk.jpgBhR2FTlQFS0.jpg_axeXi-UuJ8.jpg.jpg

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев