Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Яңа акчаларда Мамадыш мәдрәсәсен күрергә телиләр

Агымдагы елда Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык акчаларда булачак символлар өчен бәйге игълан иткән иде. Бу акчаларны 2017нче елда чыгара башларга ниятлиләр. Әлегә яңа акчаларда нәрсә төшереләчәге билгеле түгел. Моны Рәсәй халкы үзе хәл итә. Бәйгедә Казан символлары - Кремль( Кол-Шәриф мәчете, Благовещенск соборы) һәм Казан Дәүләт Университеты (Н....

Агымдагы елда Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык акчаларда булачак символлар өчен бәйге игълан иткән иде. Бу акчаларны 2017нче елда чыгара башларга ниятлиләр. Әлегә яңа акчаларда нәрсә төшереләчәге билгеле түгел. Моны Рәсәй халкы үзе хәл итә. Бәйгедә Казан символлары - Кремль( Кол-Шәриф мәчете, Благовещенск соборы) һәм Казан Дәүләт Университеты (Н. И. Лобачевский һәйкәле) катнашалар.
Мәркәзебез символлары өчен мамадышлылар да тавыш бирә.

Виолетта Чиченина (Мамадыш шәһәре):
-Әгәр дә яңа акчаларда Казан күренеше булса, мин бик тә шатланыр идем. Чөнки бу - зур горурлык. Күңелемә күбрәк Кремль һәм Кол-Шәриф мәчете хуш хилә. Минемчә, алар Татарстанның визит карточкалары. Күп кешеләр Казанны шушы күренекле урыннары белән истә калдыра да инде. 200 һәм 2000 сум акчалар бик уңайлы булыр иде. Букчалар бераз җиңелрәк булыр иде.

https://pp.vk.me/c631626/v631626407/376b2/VJzBO_Skpg8.jpg


Владимир Чиченин (Мамадыш шәһәре):
-Үземә Кремль бик ошый. Мөгаен,аның өчен тавыш бирермен. Шулай да, яңа акчалар безгә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Аларны ялгыш кына югалткан очракта, зур күләмле суммадан колак кагачакбыз бит.

https://pp.vk.me/c631626/v631626407/376c6/-UZqjMV9VNo.jpg

Гөлнара Посыхова (Сургут шәһәре):
-Кешеләргә яңа купюралар белән эш итү башта кыенрак булыр. Хәзер дә тиз генә 100 сумлыкта нәрсә сурәтләнгәнен исемә төшерә алмыйм. Шуның кебек яңаларына да ияләнербез. Акчаларда Кремль һәм Кол-Шәриф урын алырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки алар Казанның йөзе. Әгәр дә Мамадыш әлеге бәйгедә катнашса, мин шәһәребезне иң матур урыннарының берсе - Нократ яр буе өчен тавыш бирер идем.
Мамадышлылар арасында Гөлнара шикелле шәһәребез төшерелгән акчаларны күрергә теләүчеләр дә аз булмады. Купюраларда якташларыбыз күбесенчә район мәдрәсәсе һәм Нократ яр буе басылыр дип өметләнә.

https://pp.vk.me/c631626/v631626407/376bc/SIK9Ztgf3zs.jpg

Искәртеп узабыз, Казан символлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Моның өчен "Твоя-Россия.рф" сайтына кереп, "Выбери город" дигән юлда "Казань" дип җыярга, ә "Предложи символ" дигән юлда "Казанский Кремль" дигән сүзләрне язарга кирәк. Алга таба "Предложить ещё вариант" дигән юл чыгачак. Анысына "Казанский (Приволжский) федеральный университет" дип язып кую һәм "ПРОГОЛОСОВАТЬ" төймәсенә басу шарт. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайланачак. Казан өчен үз тавышларыгызны кызганмагыз! Башкалабызны җиңүче итүдә үз өлешегезне кертегез!

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев