Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

X җәйге "Авыл яшьләре" тәмам: Мамадыш командасы алтын өчлектә

Татарстан Республикасының X җәйге "Авыл яшьләре"нең бүген соңгы көне. Берничә көн дәвам иткән ярышлар Зәй политехник колледж базасында һәм спорт-сәламәтләндерү үзәгендә узган. Бәйге кысаларында командалар, барлыгы 2 меңгә якын кеше, 14 спорт төрендә ярышканнар. Чарада Мамадыш командасы да сыналды. Аларның "Авыл яшьләре"ндә инде берничә ел рәттән абсолют чемпион калуларын да...

Татарстан Республикасының X җәйге "Авыл яшьләре"нең бүген соңгы көне. Берничә көн дәвам иткән ярышлар Зәй политехник колледж базасында һәм спорт-сәламәтләндерү үзәгендә узган. Бәйге кысаларында командалар, барлыгы 2 меңгә якын кеше, 14 спорт төрендә ярышканнар. Чарада Мамадыш командасы да сыналды. Аларның "Авыл яшьләре"ндә инде берничә ел рәттән абсолют чемпион калуларын да билгеләп итәргә кирәк. Быел Уңыш алиһәсе алар яклы булганмы?
Х нчы "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында Татарстанның 43 авыл районыннан спортчылар катнашты. Алар волейбол (ирләр һәм хатын-кызлар командалары), җиңел атлетика, туристик многоборье, гимнастика, көрәш, гер спорты, армрестлинг, билбау көрәше, шашка, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, аркан тарту буенча көч сынаштылар. Сыер савучылар һәм механизаторлар өчен дә аерым биремнәр каралган иде.
Нәтиҗәдә, өченче урында Балтач районы. 786 балл туплап Мамадыш командасы быелгы "Авыл яшьләре"ндә икенче урынга лаек булды. Пьедесталның иң югары баскычына, 17 балл өстенлек белән, Саба районы командасы күтәрелде. Спортчыларыбызны күп көч таләп иткән уңышлары белән тәбриклибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев