Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Водолазлар елга акваториясен тикшерә:Мамадыш пляжы коену сезонына әзерме?

Мамадыш шәһәр пляжын коену сезонына әзерли башладылар . Бу хакта муниципалитет бинасында узган шәһәр Советының уналтынчы утырышында "Шәһәр хуҗалыгы" муниципаль унитар предпритиясе җитәкчесе Рәис Шәнгәрәев хәбәр итте. Шәһәрдә рөхсәт ителгән бердәнбер коену зонасы Нократ елгысының уң ярында урнашкан. Якын арада пляж территориясендәге, 2285 кв.м. мәйданда, елга акваториясен тикшерү планлаштырыла. Моның...

Мамадыш шәһәр пляжын коену сезонына әзерли башладылар . Бу хакта муниципалитет бинасында узган шәһәр Советының уналтынчы утырышында "Шәһәр хуҗалыгы" муниципаль унитар предпритиясе җитәкчесе Рәис Шәнгәрәев хәбәр итте.

Шәһәрдә рөхсәт ителгән бердәнбер коену зонасы Нократ елгысының уң ярында урнашкан. Якын арада пляж территориясендәге, 2285 кв.м. мәйданда, елга акваториясен тикшерү планлаштырыла. Моның белән Башкаланың "ОДС РТ" оешмасы водолазлары шөгылъләнәчәк. Моннан тыш, суның, туфракның санитар-эпидемиологик нормаларга туры килү-килмәвен бәяләү процедурасын да узарга туры киләчәк. Әлеге төр эшләрне башкарып чыгуга 100 мең сум тирәсе акча сарыф ителәчәк. Быел да пляж агач дорожкалар, 60 ятак, киенү-чишенү урыны, көнкүреш калдыклары өчен урналар белән тәэмин ителәчәк. Мамадышлыларның елга буендагы имин ялын 4 коткаручы кайгыртачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе карары дөнья күргәч кенә быелгы коену сезоны ачык дип игълан ителәчәк. Әлеге дата июнь ае башларына туры килер дип көтелә.

Фото: http://samuihotel.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев