Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Ветеринар хәзер кораллы

Ветеринарлар 55 төрле авыруга каршы профилактик чаралар үткәрәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, хәзер бик күп чирләр чигенә, маллар саклап калына. "Әгәр берәр җирдә нинди дә булса авыру учагы килеп чыга икән, бу - безнең эшләп бетермәүне күрсәтә",-диде Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе вәкиле, республика ветеринарлар ассоциясе директоры Рафат Хәмзин "Азык-төлек...

Ветеринарлар 55 төрле авыруга каршы профилактик чаралар үткәрәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, хәзер бик күп чирләр чигенә, маллар саклап калына.

"Әгәр берәр җирдә нинди дә булса авыру учагы килеп чыга икән, бу - безнең эшләп бетермәүне күрсәтә",-диде Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе вәкиле, республика ветеринарлар ассоциясе директоры Рафат Хәмзин "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгында, Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч һәм Мамадыш районнары ветеринария табиблары катнашында узган семинар-киңәшмәдә. Аның төп темасы маллардагы туберкулез авыруына һәм аңа каршы профилактика чараларына багышланган иде. Анда сүз, нигездә, маллар арасында ешрак була торган котыру, лейкоз һәм туберкулез авырулары турында барды. Котыру авыруын малларга кыргый җәнлекләр йоктыра. Терлекләр арасында була торган лейкоз да хәзер йогышлы авыруларга керә. Аның белән күбрәк савым сыерлар авырый. Туберкулез авыруын да дөньядагы бер генә ил дә бетерүгә ирешмәгән әле. Алдагы 10 елда туберкулез 30 миллион кешене алып китәчәк. Узган гасырның җитмешенче елларында Татарстанда ел саен, әлеге авыру табылып, 10-12 мең баш терлек иткә тапшырылган. Безнең районда да "Родина" хуҗалыгында килеп чыккан иде ул. Бөтен малларны алдыштырырга мәҗбүр булдылар. Усали фермасында да табылганы булды. 2007нче елдан хәл кискен төстә уңай якка үзгәргән. Яңа туган малларга прививкалар ясый башлаганнар. Хәзер ветеринария табиблары кулында кирәкле дарулар да, инструментлар да бар. Аларның белемнәрен яңарту һәм күтәрү өстендә дә даими эшлиләр. Нәтиҗәсе дә уңай, соңгы елларда аның килеп чыгу очраклары кискен кимегән. Шулай да Татарстан һаман да Россиядә туберкулез буенча уңышсыз (не благополучный) төбәк булып исәпләнә әле. Ә Мамадыш хәзер - киресенчә, бу авыру читләп уза торган районнар исемлегендә.

Казан ветеринария академиясе доценты, ветеринария фәннәре кандидаты Данил Мингалиев семинарда катнашучыларга туберкулез авыруының килеп чыгу сәбәпләре, аны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар һәм инструментлар турында сөйләде. "Туберкулез яшәүгә сәләте буенча, түләмә авыруыннан соң, икенче урында тора. Аның таякчыклары туфракта 20-25 ел яшәргә мөмкин",-диде ул.

Кече Сон фермасында семинарның практик өлеше узды. Анда прививка ясау җайланмасының төзелеше, аны ремонтлау өчен кирәкле детальләр, привика ясау алымнары күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев