Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Ураза гаетеннән Сабантуйга

Ураза гаете көнне "Әхмәт Ясәви" мәчете ишегалдында мөселман балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Кунакларның иң олысы- сабыйлар, бәйгеләр нәкъ менә аларның йөзләрендәге куанычны күрү, күңелләрендә шатлык хисләрен арттыру өчен оештырылган иде. Аны башлап йөрүчеләрдән "Ак калфак" мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова булды. Рамазан ае дәвамында Әхмәт Ясәви мәчетендә һәр көнне...

Ураза гаете көнне "Әхмәт Ясәви" мәчете ишегалдында мөселман балалар өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Кунакларның иң олысы- сабыйлар, бәйгеләр нәкъ менә аларның йөзләрендәге куанычны күрү, күңелләрендә шатлык хисләрен арттыру өчен оештырылган иде.

Аны башлап йөрүчеләрдән "Ак калфак" мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова булды. Рамазан ае дәвамында Әхмәт Ясәви мәчетендә һәр көнне 80 кешегә ифтар мәҗлесләре үткәрелде, тәравих намазлары укылды. Мөбарәк рамазан ае тәмамлангач Ураза бәйрәмен күпләгән халык җыеп бәйрәм итү, бу уңайдан махсус Сабантуй оештыру үзе бер мактауга лаек гамәл.

Балалар Сабантуен "Әхмәт Ясәви" мәчете имамы Нурислам хәзрәт Газизов алып барды. Ул: "Без рамазан дәвамында уразалар тоттык, гөнаһларыбызны кичерүне сорап догалар кылдык. Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншАллаһ. Раббыбыз, догаларыбызны кабуллардан кылса иде! Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык. Ураза бәйрәме, шатлык билгесе кебек булганга, без аны һәр ел күтәренке кәеф, сөенеч белән каршы алабыз", - диде.

Бәйрәмне районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев дәвам итте. Ул: "Хакыйкый мөселман кеше өчен җаваплылыкны тою - үзенең гаиләсен Аллаһы Тәгалә кушкан рәвештә тәрбияләү була. Әгәр мөэмин-мөселманга Аллаһы Тәгалә балалар бүләк итсә, ул аларны Ислам рухында тәрбияләү өчен барлык нәрсәләргә дә игътибар итсен", - дип ассызыклады.

Шундый күңелле мизгелләрдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова килеп, барысын әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрикләде.

Тәүге тапкыр үткәрелгән чарага мөгаллимнәр, лагерьга йөргән балалар, аларның ата-аналары, әбиләре, бабайлары җыелды. Рамазан ае дәвамында эшләгән лагерьда балалар күңеленә кыска вакыт эчендә зур тәрбия һәм гыйлем сеңдерелде. Алар хәләлне хәрамнан аерырга, намаз кагыйдәләренә, мөселманча тормыш рәвеше алып барырга, аларны хөрмәт итәргә өйрәнделәр. Лагерьда белем бирү максаты гына куелмады, ямьле җәй көннәрендә балаларның сәламәтлеген ныгытуга да зур игътибар ителде. Шунлыктан төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды. Әлбәттә, дин сабакларын да өйрәттеләр. Аларга Рәшит Вәлиев, Гадилә Гадиева, Әлфия Сингатуллина, Рузалия Ибраһимова, Рәсимә абыстай Гайнетдинова дәресләр бирде. Балалар Сабан туенда динебезгэ багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Аларның төпле җаваплары - укытучыларының тырышлыклары нәтиҗәсе. Шәһәребез мәдрәсәсе пешекчесе Рамил Кәримов викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә шәхси бүләкләрен тапшырып китте. Рамазан ае буе лагерьга йөргән 20 балага, мөгаллимнәргә, җыештыручыларга, пешекчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Йөзләгән балаларның йөзләрендә шатлык, сөенеч хисләре балкыды. Кашыкка йомырка салып яисә капчык киеп йөгерү, җепкә эленгән бүләкне күз бәйләп кисү, ярышлар санап бетергесез иде. Барлык балалар да актив катнашты. Бәйрәм "И туган тел, и матур тел" җыры белән тәмамланды.

Сабантуйга килгән кешеләр өчен бик тәмле пылау пешерелеп, зур мәҗлес әзерләнде. Ахырдан әти-әниләр, балалар мәчеттә җыелып, өйлә намазын укып, җәмәгать белән догалар кылынды. Сабантуй ярышларында катнашып җиңүчеләргә бүләкләр тапшыруда һәм чәй эчүне оештыруда үз өлешләрен керткән иганәчеләребезнең һәркайсына зур рәхмәт.

Гадилә Гадиева, мәктәпләрдә татар балалары белән әхлак дәресләре алып бара:

-Бу безнең Мамадышыбызның дәрәҗәсен күтәрә, милләтебезне берләштерә, әдәп-әхлагыбызны камилләштерә. Монда милли моң, ислам диненең кыйммәте, нигезе ачык чагыла. Менә шуларны бала күңеленә кечкенәдән сеңдерәбез икән, милләтебезнең киләчәге булачак.

Рузалия Ибраһимова, районның "Ак калфак" мөслимәләр оешмасы җитәкчесе:

-Шундый матур, күркәм бәйрәмнәрне Аллаһы Тәгалә ел саен уздырырга, республика күләменә күтәрергә, тәүфыйкълы, бәхетле, иманлы балалар үстерергә насыйп итсен. Амин! Алар белән бергә тормышыбызда иман, әдәп-әхлак ныгый һәм тирә-юньгә ачусыз, риясыз карый башлыйсың, иншалла!Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең хәдисендә: "Аллаһы Сүбөхәнә үә Тәгалә каршында иң сөекле гамәл-аз булса да дәвамлы булу", - диелә. Шушындый бәйрәмнәр озын гомерле, дәвамлы булсын иде.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250