Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Торак төзү программасында катнашучы мамадышлылар өчен яхшы хәбәр

РФ Хөкүмәте Татарстанга авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен 256 миллион сум акча бүлеп бирә. Шул хактагы документ Россия Министрлар Кабинетының рәсми порталында дөнья күргән. Акча "2014-2017 һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль программасы нигезендә бирелә. Торак шартларын яхшыртуга яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр, шулай ук башка...

РФ Хөкүмәте Татарстанга авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту өчен 256 миллион сум акча бүлеп бирә. Шул хактагы документ Россия Министрлар Кабинетының рәсми порталында дөнья күргән.

Акча "2014-2017 һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль программасы нигезендә бирелә. Торак шартларын яхшыртуга яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр, шулай ук башка кайбер категория гражданнар дәгъва итә ала.

Күрше төбәкләргә күз салсак, әлеге максатларда Башкортстанга - 213 миллион, Чуашстанга - 76 миллионнан артык, Удмуртия Республикасына - 41,1 миллион, ә Мари Иленә 6,3 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев