Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Тезгенне ныграк ычкындырып ташладылар бугай, хоккей турнирында Мамадыш “Олимп“ы бишенче

Узган ялларда "Олимп" боз сараенда 2008нче елгы уенчыларыбыз арасында Ватан хоккееның 70 еллыгына багышланган турнир узды. Өч көн дәвам иткән турнирда Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән биш команда катнашты. Уен нәтиҗәләренә килсәк, Т.Каманың "Нефтехимик" командасының беренче составы пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде, икенче урында Яр Чаллы, өченче урында...

Узган ялларда "Олимп" боз сараенда 2008нче елгы уенчыларыбыз арасында Ватан хоккееның 70 еллыгына багышланган турнир узды.

Өч көн дәвам иткән турнирда Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән биш команда катнашты. Уен нәтиҗәләренә килсәк, Т.Каманың "Нефтехимик" командасының беренче составы пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде, икенче урында Яр Чаллы, өченче урында "Нефтехимик"ның икенче составы. Ә Мамадыш бишенче позициядә калды.

Якшәмбе көнне, ТР беренчелеге кысаларында, 2002нче елгы "Олимп" командасы Казан каласының "Зилант" командасы белән очрашты. Әлеге уенда Уңыш Алиһәсе мамадышлылар яклы булды. Уен безнең файдага 14:1 исәбе белән төгәлләнде.
Чираттагы уен иртәгә, 12.00 сәгатьтә булыр дип көтелә. "Олимп-2003" командасы Баулы кунакларын кабул итәчәк. Җанатарларны уенны тамаша кылырга чакырып калабыз.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев