Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“Татавтодор” ААҖнең Мамадыш филиалы бәйрәмгә әзерләнә

Ел да октябрьнең өченче якшәмбесендә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның тарихи тамырлары 1996нче елга барып тоташа. Югары тизлекләр һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, ә үсеш программасы зур перспективалар ача. Республикада юлларны ремонтлауда, карап тотуда актив чаралар комплексын гамәлгә ашыручы "Татавтодор" ААҖ коллективын...

Ел да октябрьнең өченче якшәмбесендә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның тарихи тамырлары 1996нче елга барып тоташа. Югары тизлекләр һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, ә үсеш программасы зур перспективалар ача. Республикада юлларны ремонтлауда, карап тотуда актив чаралар комплексын гамәлгә ашыручы "Татавтодор" ААҖ коллективын җомга иртәсендә район башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде.
"Татавтодор" ААҖнең Мамадыш районы филиалы юлларны ремонтлау, шулай ук керү юлларын төзү белән шөгыльләнә. Җәмгыять карамагында якынча 452 км юл. Шуның 102 чакрымы федераль әһәмияттәге М7 трассасына карый. 1нче октябрьгә булган мәгълүматләргә караганда, "Татавтодор" тарафыннан 38 км юл салынган. Агымдагы ремонт һәм төзелеш эшләре өчен 700 млн сум акча үзләштерелгән.
- Норманы үтәп барабыз. Сезон ябылу алдында. Тиздән ике торак пункт - Чәбья белән Сикәнәс авылларын тоташтыручы юлга асфальт-бетон түшәү эшен төгәлләячәкбез. Бу 200ләп кешенең яшәү шартларын яхшырта алганбыз дигән сүз. Безнең өчен иң зур байлык- ул кешеләр. Көне-төне эшләргә риза булган коллективыбызга мин бик рәхмәтле. Бездә бит династияләр белән, гаиләләре белән эшләүчеләр дә бар. Әтиләр уллары белән, ир-атлар хәләл җефетләре белән бергәләп эшлиләр. Без спортны, мәдәниятне яратабыз,-ди филиал директоры Виктор Кузнецов.
Бирегә эшкә урнашу җиңел түгел, һәр хезмәткәр көчле фильтр аша уза. Дисциплинасы, эш күрсәткечләре, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүе- бар да исәпкә алына. Биредә хәзерге вакытта 189 кеше хезмәт куя. Әлбәттә, коллективның күпчелек өлешен ир-атлар тәшкил итә, әмма филиал директоры сүзләренчә, алтын бәхәсенә тиң хатын- кыз хезмәткәрләре бар.
- 22 алтын бөртегебез бар. Булган хатын- кызлар лаборатория, бухгалтерия, техник бүлекләрдә эшлиләр,-ди Виктор Кузнецов.
Ел да октябрьнең өченче якшәмбесендә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел ул 15нче октябрьгә туры килә. Бәйрәм белән юлчыларны "Татавтодор" базасына килеп, район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән тәбрикләде.
- Республикада мондый җитештерү базаларын бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе Мамадышта. Әлеге база ярдәме белән йөзләгән кеше эшле дә, ашлы да булды,бу сөендерә. Юллар төзелеше- икътисад үсешендә мөһим роль уйный. Эшлисе эшләр күп. Юлларны салырга да, салырга. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет телим,-диде чыгышында район башлыгы.
Алга таба, бер рәт райондашларыбызга юл хуҗалыгы тармагына сизелерлек өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, "Татавтодор" ААҖ генераль директоры һәм район башлыгы исеменнән Котлау папкалары бирелде.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев