Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Татарстан прокуроры урынбасары мамадышлылар белән очрашты

Бүген районыбызда Татарстан прокуратурасының мобиль кабул итүләр алып баруы кысаларында гражданнарны шәхси сораулары белән республика прокуроры урынбасары, юстициянең өлкән киңәшчесе Марат Долгов кабул итте. Халык өчен прокурор урынбасары кабул итүләренә алдан язылу мөмкинлеге тудырылган иде. Марат Долгов гражданнарны кабул итүне район прокуроры Радмир Надыршин белән берлектә алып барды. Алар белән...

Бүген районыбызда Татарстан прокуратурасының мобиль кабул итүләр алып баруы кысаларында гражданнарны шәхси сораулары белән республика прокуроры урынбасары, юстициянең өлкән киңәшчесе Марат Долгов кабул итте. Халык өчен прокурор урынбасары кабул итүләренә алдан язылу мөмкинлеге тудырылган иде.

Марат Долгов гражданнарны кабул итүне район прокуроры Радмир Надыршин белән берлектә алып барды. Алар белән очрашуга барлыгы 15 граждан язылган иде. Күпчелек мөрәҗәгатьләр җир участокларын межалау, рәсмиләштерү юнәлешләре буенча иде.

-Әлеге чара Татарстан прокуратурасының мобиль кабул итүләр алып баруы кысаларында оештырылды. Мондый очрашуларны график буенча даими үткәрәбез. Сезнең районнан кабул итүгә алдан 15 граждан язылган иде. Теләүчеләр булса, соңыннан башка килүчеләрне дә кабул итәчәкбез,- диде Марат Долгов.

ТР прокуроры урынбасары барлык мөрәҗәгатьләрне дә игътибар белән тыңлады, гражданнарга киңәшләрен бирде.

-Монда яңгыраган мәсьәләләрнең барысы да хәл итәрлек. Аларның күпчелеге шәхси характерда. Иң сөендергәне, район прокуратурасы эшчәнлеге белән бәйле сораулар күтәрелми. Чөнки биредә күрсәткечләр республика буенча иң яхшылар исемлегендә. Барлык мөрәҗәгатьләр дә диярлек тиешле срокларда карала, уңай хәл ителә,- диде Марат Долгов.

Очрашу барышында һәр сорау игътибарга алынып, алар буенча тикшерү эшләре үткәреләчәге, закон нигезендә тиешле чаралар күреләчәге белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев