Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадышта

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Мөфти Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән мәдәният йортында үткәрелүче Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышында катнашты. Җыелышта Аксакаллар шурасының быелгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Зиратларны тәртиптә...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Мөфти Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов белән мәдәният йортында үткәрелүче Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышында катнашты.

Җыелышта Аксакаллар шурасының быелгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.Чарага республика районнары аксакаллар шуралары рәисләре һәм мөхтәсибләре җыелган иде. Пленар утырыштан соң мәртәбәле кунаклар Үзәк мәчеттә өйлә намазын укыдылар. Алга таба берничә маршрут буенча шәһәр буенча экскурсиягә юнәлделәр. Соңгы тукталышлары шәһәр мәдрәсәсендә булды. Биредә Анатолий Иванов Камил хәзрәт Сәмигуллинны мәдрәсәнең тормышы, көнкүреше белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев