Түбән Ушма укучылары мәктәпләрендә бәйрәмгә 60 лап чыршы бизәгәннәр
Фото:http://data19.gallery.ru Мәктәп директоры Илшат Шәйдуллин искәртүенчә, ел да тылсымлы бәйрәм алдыннан сыйныфлар арасында яңа ел бизәлешенә конкурс игълан итәләр икән. Быелгы бәйге шартлары буенча, һәр класс үз кабинетларында бер Кыш бабай белән Кар кызын һәм ким дигәндә 3 чыршы ясарга тиеш булган. Кайберәүләр илһамланып китеп өчне түгел, үз куллары белән...
Мәктәп директоры Илшат Шәйдуллин искәртүенчә, ел да тылсымлы бәйрәм алдыннан сыйныфлар арасында яңа ел бизәлешенә конкурс игълан итәләр икән.
Быелгы бәйге шартлары буенча, һәр класс үз кабинетларында бер Кыш бабай белән Кар кызын һәм ким дигәндә 3 чыршы ясарга тиеш булган. Кайберәүләр илһамланып китеп өчне түгел, үз куллары белән 20 ләп чыршы корып куйганнар. Кемдер яшел чыршыны калын-калын китаплардан өйгән, кемдер футбол кырына җәелә торган ясалма паластан ясаган.
9нчы сыйныфның китаплардан ясалган чыршысы
Мәктәп эчендә генә оештырылган конкурсның нәтиҗәләре инде билгеле. Һәр сыйныф иҗади тырышлыклары өчен татлыдан-татлы бүләкләргә ия булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев