Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Сиксән еллык иске бина урынында хан сараедай яңасы калыкты

Түбән Тәкәнеш авыл җирлегенең файдалануга тапшырылган яңа бинасы республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакировны да сокландырды. "Бу - Татарстанда быел җиткерелгән икенче авыл җирлеге бинасы. Беренчесен Зәй районында ачкан идек. Сезнеке матуррак. Әллә сездә кешеләр матуррак булганга микән?!"-диде ул җомга көнне тантанага килгәч. Авыл җирлеге бинасын ачу тантанасына төрле...

Түбән Тәкәнеш авыл җирлегенең файдалануга тапшырылган яңа бинасы республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакировны да сокландырды.

"Бу - Татарстанда быел җиткерелгән икенче авыл җирлеге бинасы. Беренчесен Зәй районында ачкан идек. Сезнеке матуррак. Әллә сездә кешеләр матуррак булганга микән?!"-диде ул җомга көнне тантанага килгәч. Авыл җирлеге бинасын ачу тантанасына төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче бик күп якташлары да кайткан иде. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, элек "Родина" күмәк хуҗалыгына, Түбән Тәкәнеш авыл Советына, районыбызга җитәкчелек иткән Рафаэль Әхмәтов та җирлекнең яңа җиткерелгән бинасына югары бәяләрен бирделәр. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев