Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Штрафларын вакытында түләмәгән мамадышлыларның машиналарына арест салына

Районыбызда чираттагы "Тоннель" операциясе игълан ителде. Аның максаты - юлларда юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар санын киметү, машина йөртүчеләрне штрафларын вакытында түләргә мәҗбүр итү. ЮХИДИ идарәсе вәкилләре балаларны күчерү белән бәйле кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган затларны аеруча контрольгә алырга планлаштыра. Машина йөртү таныклыгы булмаганнар һәм исерткеч эчемлек кулланган хәлдә...

Районыбызда чираттагы "Тоннель" операциясе игълан ителде. Аның максаты - юлларда юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар санын киметү, машина йөртүчеләрне штрафларын вакытында түләргә мәҗбүр итү.
ЮХИДИ идарәсе вәкилләре балаларны күчерү белән бәйле кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган затларны аеруча контрольгә алырга планлаштыра. Машина йөртү таныклыгы булмаганнар һәм исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утыручылар шулай ук игътибардан читтә калмаячак. "Тоннель" операциясен уздыручылар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын түләүдән качып йөрүче машина хуҗаларын да тынычлыкта калдырмаячак.

Мисалга, кичә, исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен салынган 30 мең сум штрафын вакытында түләмәгән 1975нче елгы мамадышлы җаваплылыкка тартылды. Суд приставлары белән берлектә, район ЮХИДИ идарәсе вәкилләре аның ВАЗ-2112 маркалы машинасына арест салды. Агымдагы елда мондый арестлар алты булган. Шуңа күрә хокук сакчылары машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыра. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм штрафларны вакытында түләү аларны өстәмә чыгымнардан азат итәргә мөмкин.
Айгөл Әхмәтшина

Фото:http://nijnekamsk.bezformata.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев