Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Шатлык көенечкә әйләнмәсме

Татарстан Хөкүмәте аграрийларга ярдәмнәрен күрсәтеп кенә тора. Көзге чәчү өчен районыбыз хуҗалыкларына һәм фермерларына 3030 центнер азофоска ашламасы бүленде. Ул бер гектар сөрүлек җирләренә 206 сум исәбеннән. Олыяз фермеры Фирназ Хисмәтовның, мәсәлән, 600 гектар җире бар, алар өчен 55 центнер минераль ашлама алачак. "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмалары өчен җир сые...

Татарстан Хөкүмәте аграрийларга ярдәмнәрен күрсәтеп кенә тора. Көзге чәчү өчен районыбыз хуҗалыкларына һәм фермерларына 3030 центнер азофоска ашламасы бүленде.

Ул бер гектар сөрүлек җирләренә 206 сум исәбеннән. Олыяз фермеры Фирназ Хисмәтовның, мәсәлән, 600 гектар җире бар, алар өчен 55 центнер минераль ашлама алачак. "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмалары өчен җир сые "Сөт иле" аша бүленә. Хуҗалыкларыбыз әлеге ашламаларны көзге бодай һәм третикале куль тураларын чәчкәндә кулланачаклар. Чөнки арыш чәчү төгәлләнеп килә инде.

Ашламалар кичә Чаллыдагы Круглое Поле станциясенә кайткан. Аларны бүген ташый башладылар. Вагоннарны бушату өчен санаулы сәгатьләр бүленгән. Вакытка сыеша алмасаң, штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев