Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Шәһәр көнендә Мамадышның Совет урамында һәм Нократ яр буенда “Бердәм Россия“ партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү төркеме эшләде

Моңа кадәр дә партия активистлары төркеменең районыбызда булганы бар-Шәмәк һәм Түбән Тәкәнеш авылларында халыкны кабул иткәннәр иде инде. Махсус график буенча алар республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. Һәркем мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү төркеменә соравын бирә, үтенечләрен һәм теләкләрен белдерә ала. Дистәдән артык райондашыбыз да, шимбә көнне аңа мөрәҗәгать итеп, үзләренең...

Моңа кадәр дә партия активистлары төркеменең районыбызда булганы бар-Шәмәк һәм Түбән Тәкәнеш авылларында халыкны кабул иткәннәр иде инде.

Махсус график буенча алар республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. Һәркем мобиль җәмәгатьчелекне кабул итү төркеменә соравын бирә, үтенечләрен һәм теләкләрен белдерә ала. Дистәдән артык райондашыбыз да, шимбә көнне аңа мөрәҗәгать итеп, үзләренең язмача теләкләре һәм рәхмәтләрен калдырдылар. Миләүшә Хәсәнова, Чапаев урамындагы "Яшьлек" скверын ясаганда инвалидларның гозерләренә колау салып, анда үзләре төшеп-менеп йөри алырлык, култыксалы юл ясаганнары өчен, муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәтләрен язды. "Районыбызда инвалидларга мөнәсәбәт яхшырды. Фикерләренә колак сала башладылар",-дип яза ул.

Түбән Тәкәнештән Мулланур Заһидуллин, авылларындагы иске коены ремонтлатканы өчен, республикабыз Презимденты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен юллады. Кое бик матур килеп чыккан. Мулланур аның өстенә ай да куйган. Юлаучылар, янына туктап, фоторәсемгә төшәләр икән. Казаннан Мамадышка кунакка кайткан Илья Кирияк Президентыбызга, спортны үстерүдә һәм яшьләр өчен күп эшләгәне өчен, рәхмәтен язды.

Шәһәрдәшләребез Мазиловлар да мобиль төркемгә мөрәҗәгать иттеләр. Үзләренең биш балалары янына асрамага сигез бала алганнар алар. Алар фатир проблемасын хәл итүдә ярдәм сорадылар, "Балаларны йөртергә микроавтобус булмасмы икән",-дип яздылар.

Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары үзләренең эшчәнлеген халыктан кергән наказларга нигезләнеп оештырачаклар",-ди "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев