Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

"Сөембикә" Мамадыш белән элемтәсен ныгыта

Мамадышның район буларак оешуына 85 ел тулу уңаеннан туган төбәкне өйрәнү музее мамадышлыларга газиз ягыбызның тарихы белән танышыр өчен уникаль мөмкинлек бирә. Музейның беренче катындагы күргәзмә киләсе атнага ачылыр дип көтелә. Бирегә килүчеләр районның тарихы, күренекле шәхесләре, элекке замандагы алдынгы оешмалар һәм аларның җитәкчеләре белән таныша ала. Тормыш бишегебезнең үткәнен...

Мамадышның район буларак оешуына 85 ел тулу уңаеннан туган төбәкне өйрәнү музее мамадышлыларга газиз ягыбызның тарихы белән танышыр өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Музейның беренче катындагы күргәзмә киләсе атнага ачылыр дип көтелә. Бирегә килүчеләр районның тарихы, күренекле шәхесләре, элекке замандагы алдынгы оешмалар һәм аларның җитәкчеләре белән таныша ала. Тормыш бишегебезнең үткәнен укучылар да белсен өчен күргәзмә 1 ай дәвам итәчәк, ул иртәнге сәгать 8дән, 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шулай ук, күргәзмә барышында якташларыбызны халыкларның төп үзенчәлекләре, фольклоры белән таныштыру максатыннан, авылларга чыгулар планлаштырыла.

Бүгенге көндә музей кырмыска оясын хәтерләтә. Биредә киләчәккә планнар төзелә, төрле чаралар алып барыла. Киләчәккә планнар дигәннән, Мамадышның туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Биләргә фестивальгә барырга җыена. Биредә алар элекке Болгар яшәеше белән танышачак. Музейның кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова сүзләренә караганда, моның ише фестивальләрнең булганы бар инде. Мәсәлән, узган елларны алар Болгарга һәм Чистайга барганнар.

Музейның киләчәге генә түгел, бүгенгесе дә күңелне шатландыра. Шушы араларда Мамадышның туган төбәкне өйрәнү музее хатын-кызлар өчен татар телендә бердәнбер әдәби-нәфис журнал "Сөембикә" белән элемтәне ныгыткан. Бездән әлеге басмага Бөек Ватан сугышы елларындагы фронттан кайткан хатларны туплап җибәрәләр.

-Сугыш елларының һәм, әлбәттә, җиңүнең төп истәлеге булып хатлар тора. Шуңа да, аларны барлап, саклап торырга кирәк. Районда гомер кичерүчеләр әлеге тәкъдимгә җавап кайтарсыннар иде. Туганнарыгыз, якыннарыгыз арасында ветераннар, геройлардан калган язмалар бар икән, аларны безгә алып килә аласыз, - дип хәбәр итте Гөләндәм ханым.

Сүз уңаеннан, сентябрь-октябрь айларында Мамадыш музеена Кукмарадан кунаклар киләчәк, алар биредәге эшчәнлек белән танышырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250