Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Россиядә җинаять җаваплылыгына 12 яшьтән тарта башларга ниятлиләр

Дәүләт Думасында авыр җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен киметергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта "Известия" җиткерә. Россиядә Җинаять Кодексының 2нче бүлеге 20нче маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертүне Дәүләт Думасының гражданнар җәмгыяте үсеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Сухарев тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, соңгы вакытта балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр ешаеп киткән. Алар,...

Дәүләт Думасында авыр җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен киметергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта "Известия" җиткерә.

Россиядә Җинаять Кодексының 2нче бүлеге 20нче маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертүне Дәүләт Думасының гражданнар җәмгыяте үсеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Сухарев тәкъдим иткән.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр ешаеп киткән. Алар, Җинаять Кодексы буенча җаваплылыкка тартылу яше җитмәве аркасында, кылган җинаятьләре өчен тиешле җәза алмый кала.

Канундагы үзгәрешләргә үтерү, көчләү, шулай ук террористик характердагы җинаятьләр керәчәк.

Эчке эшләр мәгълүматлары буенча, 2017 елның гыйнварыннан июль аена кадәр җинаять кылган 23,242 мең балигъ булмаган яшүсмер тоткарланган. Балигъ булмаганнарның һәр икенче җинаяте төркем составында кылынган.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев