Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Мамадышны да колачлый

Татарстан балалары безнең илдә беренчеләрдән булып «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» дип аталган яңа оешмага керде. "РДШ"ның бер бүлеге пилот проект рәвешендә шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә үз эшен башлады. - Безнең мәктәптә "Россия укучылары хәрәкәте" 2016нчы елда оешты. Районда бу эшне башлаган бердәнбер мәктәп булдык. Ә быел әлеге хәрәкәткә 1нче санлы...

Татарстан балалары безнең илдә беренчеләрдән булып «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» дип аталган яңа оешмага керде. "РДШ"ның бер бүлеге пилот проект рәвешендә шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбендә үз эшен башлады.

- Безнең мәктәптә "Россия укучылары хәрәкәте" 2016нчы елда оешты. Районда бу эшне башлаган бердәнбер мәктәп булдык. Ә быел әлеге хәрәкәткә 1нче санлы мәктәп, 2нче лицей да кушылыр дип өметләнәбез. Бездә бик сәләтле балалар бар, ә "РДШ" аларны күрергә ярдәм итә. Бергәләп экологик отрядлар, иншалар бәйгесе үткәребез, проектлар, акцияләр оештырабыз,-ди 3нче санлы мәктәпнең оештыру эшләре педагогы Алина Киршина.

Әлеге гомүмроссия хәрәкәте сафларына хәзер Мамадышның иң актив, ин үрнәк, ин алдынгы 40лап баласы кабул ителде. Иҗтимагый оешмага шуның яртысы быелгы "Белем көнендә" кушылды.

"Россия укучылар хәрәкәте"нең үз жыры, үз символы, үз кием формасы бар.
- Элек пионерлар популяр булды, әлеге агымның һәр активисты үзен файдалы итеп тоя иде. Пионерларга альтернатива буларак хәзер "Россия укучылар хәрәкәте" оешты. Аның һәр активистына РДШның эбмлемасы сурәтләнгән галстук бирелә, ул яхшылыкны, намусны символлаштыра,-ди Регина Әхмәтҗанова.

"Россия укучылары хәрәкәте" әгьзасы булу -шәхси проектларны бер мәктәп эчендә генә түгел, ә Республика илкуләмендә тормышка ашырырга, үз сәләтләрен ачарга да мөмкинчелек бирәчәк. Аларның сафына лаеклылар гына сайлап алына.

Фото: http://gddut.ru/sites/default

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев