Нократ

Мамадышский район

Рус Тат
Общество-non-RSS

Роберт Әсхамов: “Гаилә әгъзаларының һәркайсына сюрпризым бар!

Матбугатка язылу кампаниясенең иң кызган вакытында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә райондашларыбыз да актив кушылды. Хәзер яраткан газета - журналларны электрон рәвештә дә яздырып була. Моның өчен "Почта России" сайты яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, тиешле төймәләргә басып, кирәкле...

Матбугатка язылу кампаниясенең иң кызган вакытында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә райондашларыбыз да актив кушылды.

Хәзер яраткан газета - журналларны электрон рәвештә дә яздырып була. Моның өчен "Почта России" сайты яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, тиешле төймәләргә басып, кирәкле матбугат чарасын сайларга һәм банк картасы белән түләргә генә кирәк. Билгеле, почтага барып вакыт үткәреп йөргәнче, мондый ысул күпкә отышлырак.

- Гаиләбездәге җиде кешенең һәркайсының үзенең яраткан мәгълүмат басмасы бар. Әле узган ел гына 97 яшендә вафат булган, 47 ел бергә яшәгән "әби"ем Шәмсенур район газетасын бигрәкләр дә көтеп ала, башыннан-ахырына кадәр укып чыга, таныш кешеләренең уңышларына бик сөенә иде, мәрхүмкәем. Гомер буе язылган ул аңа. Барыбызга да кызык "Нократ"ны уку. Бөтен нәрсә бар бит анда: соңгы хәбәрләр, сәнгать, спорт яңалыклары, хәзер намаз вакытларын да бирә башладылар. Эчендәге кушымтасы аша республика яңалыкларын да белергә була. Күләмле булып чыга. Башка басмаларны да күп алдыртабыз. Миңа - "Сираҗи сүзе", хатыным Сәриягә - "Татарстан яшьләре", киленебез Гөлназга - "Акчарлак", нинди рецепт күрсәләр дә, хәзер пешереп карыйлар икесе дә. 5 яшьлек онык та журналларны игътибар белән карап утыра.

Реклама


Һаман вакыт бара, подписка тәмамланырга санаулы көннәр калды. Соңгы көнгә кадәр сузып, язылырга онытып калдырган да бар безнең, бер дә рәхәт түгел хат ташучы өйне урап узгач. Бу юлысы хатынның туган көненә сюрприз ясарга булдым (26нчы майда - аның, 28ендә - үземнең, 29ында - оныгыбыз Розаның, 30ында сеңлкәш Розалиянең туган көннәре, "майскийлар" - игезәкләр күп бездә, кафебызның исемен дә шуңа күрә "Близнецы" дип атадык). Электрон юл белән бик җайлы гына язылдым да куйдым.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев