Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Римдагы Колизей да, Италия корридалары да кирәкми: Мамадышның үз амфитеатры булачак

Шәһәребезнең бюджет оешмаларын да эшкә җәлеп итәргә. Кичә "Яшьлек" скверында узган киңәшмәдә район башлыгы Анатолий Иванов шундый күрсәтмә бирде. Уртак тырышлык белән генә без скверны шәһәр көненә өлгертә алачакбыз, диде ул. Иң әһәмиятле эшләр инде башкарылган, дамба 3 метр биеклектә күтәртелгән, дренаж системасы урнаштырылган. Хәзерге вакытта ял мәйданчыкларын ясау бара....

Шәһәребезнең бюджет оешмаларын да эшкә җәлеп итәргә. Кичә "Яшьлек" скверында узган киңәшмәдә район башлыгы Анатолий Иванов шундый күрсәтмә бирде. Уртак тырышлык белән генә без скверны шәһәр көненә өлгертә алачакбыз, диде ул. Иң әһәмиятле эшләр инде башкарылган, дамба 3 метр биеклектә күтәртелгән, дренаж системасы урнаштырылган. Хәзерге вакытта ял мәйданчыкларын ясау бара. Әлеге максатларда федераль бюджеттан 35 млн сум акча бүлеп бирелде.

Тугыз КамАз, бер грейдер, каток, экскаватор, бульдозер, төягеч һәм дистәләгән оста куллар. ПМК " Мелиорация"оешмасыныц төп көчләре "Яшьлек" скверын тиешле срокларда сафка бастыруга юнәлтелгән. Инде алдан хәбәр ителгәнчә, сквер берничә зонага бүленәчәк. Физик чыныгу зонасындагы мини футбол мәйданчыгында инде ай башыннан туп тибәләр. Янәшәдә генә тренажерлар урнашачак. Нигезенә бетон салу эшен бүген башладылар. Балалар мәйданчыгы 442 квадрат метрны тәшкил итәчәк.

Скверның үзәк декоры, әлбәттә су касәсе булмаган,гейзер сыман җирдән атылучы коры фонтан. Хәзерге вакытта хезмәт бригадалары биредә гидроизоляция ясау эшләре белән мәшгуль.

Ә фонтан әйләнәсендә биеклеге 3, озынлыгы 36 метрлык, җиде рәтле амфитеатр урнашачак. Римдагы Колизей кебек үк булмаса да, корылма үзенчәлеге белән аерылып торачак, дип ышандыралар проект авторлары.

Скверга ике төшү юлы ясалды. "Уңайлы мөһит" программасы буенча бер юл физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә җайлаштырылды. Скверга үтүгә, уң кул якка, Нократ яр буендагы сыман, агачтан әкияти сыннар куелачак.

Шәһәребезнең баш архитекторы Рамил Миңнеханов инициативасы белән, сквер тирәли яшьлек символы булган каен агачлары да утыртылачак. Чапаев урамында төзелүче "Яшьлек" скверы элемтә чаралары ягыннан да уңайлы булачак. Биредә Wi-Fi эшләячәк. Әлеге эшне РУЭС башкарачак. Мәгълүм булганча, күмәк тырышлык белән скверны шәһәр көненә өлгертергә ниятлиләр.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев