Республика киңәшмәсендә Мамадышның аграр тармагы күп районнарга үрнәк итеп китерелде
Бүген ТР хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә каралда. Бу юнәлеш буенча хисап тоткан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, Россиядә иң зур савым көтүенә ия булган Татарстан нәселле мөгезле эре терлек - савым сыерларының чагыштырмача саны буенча артта...
Бүген ТР хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре дә каралда.
Бу юнәлеш буенча хисап тоткан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, Россиядә иң зур савым көтүенә ия булган Татарстан нәселле мөгезле эре терлек - савым сыерларының чагыштырмача саны буенча артта бара.
Хәзерге вакытта Татартсанда 83 нәселле терлек асрау хуҗалыгы, шул исәптән 18 нәселле терлек һәм 65 репродуктор хуҗалыгы бар. Шуларның берсе- безнең төбәктә эшләүче АПК "Азык-төлек программасы". Әлеге хуҗалык киңәшмә барышында күп кенә күрсәткечләр буенча башка районнарга үрнәк итеп китерелде.
«Агымдагы елда кайбер нәселле терлек асрый торган хуҗалыклар 8300 дән артык заманча технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән терлек урыны әзерли. Болар Әтнә - 3400 урын, Мамадыш - 2400, Кукмара - 1200, Балтач - 900, Биектау - 400 урын. Бу - башкалар өчен дә яхшы үрнәк», - диде Марат Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев