Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Рамилә Батырова кияугә чыкты

1 октябрь көнне игезәк җырчылар Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсе кияүгә чыкты. Мамадыш кызы Рамиләнең туе кияүнең туган ягы - Балык Бистәсендәге кафеда узган. Батырова үзе туйлар алып бару белән шөгыльләнсә дә, үз туен шау-шусыз гына оештырырга теләгән. - Тормыш иптәшем Илнур Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп...

Рамилә Батырова: "Бик тырыш гаиләгә килен булып төштем" (ФОТО)

1 октябрь көнне игезәк җырчылар Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсе кияүгә чыкты. Мамадыш кызы Рамиләнең туе кияүнең туган ягы - Балык Бистәсендәге кафеда узган. Батырова үзе туйлар алып бару белән шөгыльләнсә дә, үз туен шау-шусыз гына оештырырга теләгән.


- Тормыш иптәшем Илнур Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтты. Никахыбыз 26 августта булды, ә туебызны алтын көзгә билгеләдек. Үзебез көндәлек тормышта шул казанда кайнагач, туйны максималь рәвештә пафоссыз һәм шоусыз үткәрергә тырыштык. Мәҗлестә иҗатташ дусларыбыздан биюче игезәк кызлар Динара һәм Айнура Кәримовалар булды. Алар "Мәхәббәтем нуры" клибында төшкән иде. Бик күп җырлар авторы Гөлназ Даутова да килде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рамилә.


Туйны Мамадыш телеканалында эшләүче, "Нократ дулкыннары" радиосы ди-джее Илнур Юнусов алып барган. "Мәҗлес бик күңелле үтте, туйганчы биедек. Дуслар бик күп сюрпризлар әзерләгән. Әйтик, Майкл Джексон булып биюче, гитарада уйнап җырлаучы булды. Безнең фотолардан торган мәхәббәт тарихы, ягъни love story карадык. Аллага шөкер, бик акыллы, тырыш гаиләгә килен булып төштем", - диде җырчы.


Рамилә белән Илнур ширбәт айларын киләсе җәйгә кичектереп торган, чөнки Рамилә сессиягә әзерләнеп йөри икән. Җырчы икенче югары белем алу нияте белән Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының юридик факультетында укый.


Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш һәм саф мәхәббәт телибез!

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев