Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Ракны дәвалап була, диләр Мамадыш табиблары

Рак, яман шеш, "өч хәреф"... Әлеге авыруны халык арасында төрлечә атап йөртәләр. Сөт бизе яман чире алдынгы рәтләрдә. Октябрь- Дөньякүләм күкрәк рагына каршы көрәш айлыгы төгәлләнеп килә. Калган 11 айда да халык уяу булсын өчен әлеге яман авыруны профилактикалау ысулларын искәртәбез. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш...

Рак, яман шеш, "өч хәреф"... Әлеге авыруны халык арасында төрлечә атап йөртәләр. Сөт бизе яман чире алдынгы рәтләрдә. Октябрь- Дөньякүләм күкрәк рагына каршы көрәш айлыгы төгәлләнеп килә. Калган 11 айда да халык уяу булсын өчен әлеге яман авыруны профилактикалау ысулларын искәртәбез.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала үлем-китем сәбәпчесе буларак ямаш шеш авыруы икенче урында тора. Бүгенге көндә яман шешнең 100дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә, икенче баскычта үпкә яман шеше. Өченче урында сөт бизләрендәге яман шеш тора.

Ел саен Россиядә 500 мең кешедә яман чир ачыклана. Татарстанда 85600 кеше диспансер учетта тора. Бу һәр 45 нче кеше дигән сүз. Мамадыш районы буенча исә 759 кеше диспансер исәпкә алынган. Шуларныћ 254 е онкодиспансерга ќибђрелгђн, 98 кешедђ, дљрестђн дђ, яман шеш булуы дђлиллђнгђн. Район үзәк хастаханәсенең табиб-онкологы Нәҗип Нурмиевич Габдрахманов сњзлђренђ караганда, ђлеге авыруны дђвалап була, ђлбђттђ башлангыч стадиялђрен књрергђ љлгергђн очракта.

Безнең төбәктә сөт бизләрендәге яман шештән иза чигүчеләр байтак. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз күкрәген капшап карап үз тикшерүен үткәрергә тиеш. Шикле каты төерләр тойса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Моның өчен дәваханәдә маммография , рентген кабинетлары, флюорограф эшли, дип искђртте район үзәк хастаханәсенең табиб рентгенологы Марсель Габдрахманов та.

Игътибар!

45-50 яшьтән башлап даими рәвештә табибка күренеп торырга, кирәкле тикшеренүләрне узарга кирәк. Ир-егетләргә елына бер тапкыр булса да ПСА (простата-специфический анализ)га кан анализы бирергә киңәш ителә. Хатын-кызлар маммография узарга, аналык муенсасында рак булу-булмауны ачыклау өчен цитология анализы тапшырырга, ягъни вакытында диспансеризация узарга тиеш. Мамадышлыларның диспансеризация үтәргә ике ай вакытлары калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250