Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Район үзәгендә бүген агымдагы сезонда беренче көзге ярминкә гөрләп узды.

Башлану вакыты иртәнге 7:00 билгеләнгән булса да, сату рәтләренә алты тулу белән җан кергән иде инде. Ярминкәгә килүчеләр, иң элек, ит сатучылар янында тукталдылар. Чөнки бу җәйге тукталыштан соң беренче көзге ярминкә , күпләрнең суыткычы да бушап калгандыр, ни генә дисәң дә, итсез яшәү җиңел түгел. Аны сатып алырга теләүчеләр...

Башлану вакыты иртәнге 7:00 билгеләнгән булса да, сату рәтләренә алты тулу белән җан кергән иде инде.
Ярминкәгә килүчеләр, иң элек, ит сатучылар янында тукталдылар. Чөнки бу җәйге тукталыштан соң беренче көзге ярминкә , күпләрнең суыткычы да бушап калгандыр, ни генә дисәң дә, итсез яшәү җиңел түгел. Аны сатып алырга теләүчеләр иртәдән үк җыелган иделәр. Дуңгыз итен 250 сумнан саттылар, сыер итен - 300-320 сум иде. Тозланган, ысланган сало, каз һәм үрдәк түшкәләре, бройлер сатучылар да бар иде. Һәрвакыттагыча, ит прилавкалары бик тиз бушады.
Әлбәттә, көзге ярминкә яшелчәгә дә бай иде: бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, кабак, кыяр, болгар борычы, ташкабак һ.б. дисеңме. Яшелчәләрдән торган витриналар күз явын алырлык , бигрәк тә район мәктәпләре һәм авыл җирлекләреннән ярминкәгә килүчеләрнеке. Бәрәңгене 9 сумнан башлап саттылар, суган 12 сум, кэбестэ 8 сум иде.
Шәхси хуҗалыклардан алып килгән литр ярымлы савытлардагы сөт һәр прилавкада урын алган иде. Каймак, корт, эремчек, гомумән сөт продукцияләрен, гадәттәгечә, бик тиз алып бетерделәр.
Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр күп катнашуы да матур куренеш булды. Балык заводы, "Мамадыш урман хуҗалыгы"ның Келәүеш участок урманчылыгы, район кулланучылар берлеге, эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин товарлары да сораусыз калмады бу көнне Конкуренция барышында халыкка күңеленә хуш килгән теләсә кайсы төр продукцияне рәхәтләнеп алырга мөмкинлекләр тудыру заманча сәүдәгә ныклы нигез булып тора.
Традиция буенча, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән (бушлай) сыйлауны бу юлы да авыл җирлекләре оештырган иде. Теләгән кеше чәй эчте, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концертны тамаша кылды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике атна саен дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә мамадышлылар үзләренә базарныкыннан түбән булган бәяләр белән яшелчә һәм башка төр азык-төлек юнәтеп, кышка җитәрлек запас әзерләп калыра алачак.

76d6f7f3-f2af-44ee-adab-53d10eba7f95.jpg1.jpg3.jpg2.jpg7.jpg6.jpg5.jpg4.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250