Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Район башлыгы Анатолий Иванов Мамадышның гүзәл затларын тәбрикләде

Бүген 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне! Шул уңайдан район башлыгы Анатолий Иванов котлау хаты юллады. Анда түбәндәге юллар бар: "Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана...

Бүген 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне! Шул уңайдан район башлыгы Анатолий Иванов котлау хаты юллады. Анда түбәндәге юллар бар: "Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә. Боларны бары тик сез генә булдыра аласыз. Сугыш елларында һәм аннан соң илне торгызуда авыр хезмәт куйган өлкән буын хатын-кызларга без аеруча рәхмәтле. Авыр сынаулар аларны сындырмаган, өлкәннәребезнең күңел җылысы һәм яктысы балалары, оныклары, оныкчыкларына да җитә.
Кадерле әниләр, хатыннар, апалар һәм сеңелләр, кызлар! Сезгә матурлыкны саклый белгәнегез, йомшак һәм сизгер күңелегез, гаилә бәхете өчен тырышуыгыз, акыллы һәм сәламәт балалар тәрбияләгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Районыбыз, республикабыз үсеше бәрабәренә куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын, сәламәтлек һәрвакытта да юлдаш булсын!"- диелә район башлыгы имзалаган тәбрикнамәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев