Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Рәзилә Батыровага Баландыш егете туйда сюрприз ясаган

Эстрадабызның игезәк җырчылары Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның икесе дә гаиләле булды! Узган ел Рамиләнең кияүгә чыгуы турында хәбәр иткән идек. Рәзилә белән Баландыш авылы егете Фәнил исә Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә 2017 елда иң беренче язылышкан пар булып теркәлгән. - Фәнил белән, 21нче гасыр яшьләренә хас булганча, интернет ярдәмендә социаль...

Эстрадабызның игезәк җырчылары Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның икесе дә гаиләле булды!

Узган ел Рамиләнең кияүгә чыгуы турында хәбәр иткән идек. Рәзилә белән Баландыш авылы егете Фәнил исә Мамадыш районының ЗАГС бүлегендә 2017 елда иң беренче язылышкан пар булып теркәлгән. - Фәнил белән, 21нче гасыр яшьләренә хас булганча, интернет ярдәмендә социаль челтәрдә таныштык. Дуслык белән башланган мөнәсәбәтләр күрешкәч мәхәббәткә әверелде. 8 ай йөргәннән соң, Фәнил узган елның октябрендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 4 ноябрьдә - никахыбыз, 6 гыйнварда туебыз гөрләп узды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәзилә Батырова. Яшьләрнең туе кияүнең туган ягы - Теләчедә узган. Туй мәҗлесен популяр җырчы Фәрид Низамиев алып барган. «Үзем сәхнә кешесе булгач, туйдан концерт ясарга теләмәдем, артистлар чакырмадык. Туйны иң якын кешеләребез белән генә күңелле итеп үткәрдек. Тормыш иптәшем сюрприз әзерләгән - миңа багышлап җыр башкарды. Үзе иҗат кешесе түгел, аннан мондый бүләк көтмәгән идем. Җырлавын беренче тапкыр күрдем. Аллага шөкер, ул минем артист булуыма каршы түгел, киресенчә, иҗат итәргә өндәп кенә тора!» - диде җырчы. Мамадыш кызлары Рәмилә белән Рәзилә гаиләләре белән Казанда яшиләр. «Рамилә тормыш иптәше белән безнең күрше йорттан фатир алды. Бергә булгач, бик рәхәт, уңайлы. Гел күрешеп, аралашып торабыз!» - ди Рәзилә Батырова.

Эльвира ШАКИРОВА Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев