Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Рөстәм берәүдән дә курыкмый

Икенче төркем инвалид булса да, шәһәрдәшебез, армспортчы Рөстәм Хөснуллин турнирларда спорт осталарын да җиңүгә ирешә. "Чистай" мәдәни үзәге бөтен дөньядан җыелган, титуллы армспортчыларны кабул итте. Биредә "Әнәс" мәчете призына Бөтенроссия турниры узды. Чарада Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты. Быел элеге ярышларның алтынчы тапкыр үткәрелүе...

Икенче төркем инвалид булса да, шәһәрдәшебез, армспортчы Рөстәм Хөснуллин турнирларда спорт осталарын да җиңүгә ирешә.

"Чистай" мәдәни үзәге бөтен дөньядан җыелган, титуллы армспортчыларны кабул итте. Биредә "Әнәс" мәчете призына Бөтенроссия турниры узды. Чарада Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров та катнашты. Быел элеге ярышларның алтынчы тапкыр үткәрелүе инде. Быел анда Россиянең егерме ике төбәгеннән һәм якын чит илләрдән ике йөздән артык спортчы катнашты. Алар арасында бер халыкара класслы спорт остасы, дүрт атказанган спорт остасы, унтугыз спорт остасы, утыз тугыз спорт остасына кандидат бар иде.

Турнирда Мамадыштан катнашкан Рөстәм Хөснуллин беренче унлыкка керде-сигезенче урын яулады. Рөстәм хәзергә спорт осталыгына кандидат. Аңа чираттагы баскычка күтәрелүен теләп калабыз. Рөстәм Хөснуллинның тренеры Вәсимә Имамова. Ул үзе дә шәхси программа буенча шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев