Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Рәсим Низамов Мамадышта җыр дәресләре үткәрәчәк

Бүген Мамадышта район башлыгының традицион чыршы бәйрәме узды. Төбәгебезнең иң алдынгы укучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә ТР атказанган артисты Рәсим Низамов та килгән иде. Популяр җырчы киләсе елдан төбәгебездә музыка дәресләре алып барырга ниятли. Үзе ассызыклавынча, беренче адымнар инде ясалган. -Район җитәкчелеге белән сөйләштек. Урта һәм өлкән сыйныфларда...

Бүген Мамадышта район башлыгының традицион чыршы бәйрәме узды. Төбәгебезнең иң алдынгы укучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләргә ТР атказанган артисты Рәсим Низамов та килгән иде. Популяр җырчы киләсе елдан төбәгебездә музыка дәресләре алып барырга ниятли. Үзе ассызыклавынча, беренче адымнар инде ясалган.
-Район җитәкчелеге белән сөйләштек. Урта һәм өлкән сыйныфларда укучылар өчен җыр дәресләре үткәрергә исәп. Сезнең төбәктә талантлы яшьләр бик күп. Аларны вакытында күрә белергә генә кирәк. Авыллардагы балаларны да бу дәресләргә җәлеп итү мәсьәләсен хәл итәчәкбез. Дәресләрне көннәрен билгеләп үзем үткәрәм. Балаларны шулай ук төрле конкурсларга әзерләүдә дә ярдәм итәчәкбез,- диде Рәсим Низамов "Мамадыш ТВ" хәбәрчесенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев