Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

 Һәр шешәне саныйлар

Хөкүмәт аракы сатуны "йөгәнли". Һәр җитештерелгән һәм сатылган шешә исәптә булачак. Берсен дә "югалта" алмаячаклар. Алкогольле эчемлекләр базары соңгы елларда аны контрольдә тотучыларда нык борчу тудыра. Сыра һәм сыралы, спиртлы эчемлекләр сату кими. "Идән асларында" ясалган алкоголь продукциясе дә табылып тора. Районыбызда спиртлы эчемлекләр сатуга 30 эшмәкәрнең рөхсәте бар һәм...

Хөкүмәт аракы сатуны "йөгәнли". Һәр җитештерелгән һәм сатылган шешә исәптә булачак. Берсен дә "югалта" алмаячаклар.

Алкогольле эчемлекләр базары соңгы елларда аны контрольдә тотучыларда нык борчу тудыра. Сыра һәм сыралы, спиртлы эчемлекләр сату кими. "Идән асларында" ясалган алкоголь продукциясе дә табылып тора. Районыбызда спиртлы эчемлекләр сатуга 30 эшмәкәрнең рөхсәте бар һәм алар 224 сәүдә ноктасында реализацияләнә. Аларның 108е - РайПОныкы, 7се - "Спиртпром"ныкы, калганнары шәхси эшмәкәрләребезгә карый. Быелның 9 аенда район буенча 39,8 мең декалитр алкогольле продукция сатылган. Узган елның шул чорында реализацияләнгәннең 97 проценты бу. Шуларның 25,3 мең декалитры - Татарстанда җитештерелгән аракы. Халык читтән кертелгән аракыны 2 мең декалитр сатып алган. Узган ел Татарстан аракысы, күбрәк реализацияләнгән булган.

ЕГАИС - единая государственная автоматизированная информационная система - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (кыскача ЕГАИС - БДАМС) - спиртлы эчемлекләрне җитештерүгә һәм сатуга дәүләт көйләвенең камилләштерелгән инструменты ул. Гадирәк әйткәндә, спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуда дәүләт контролен тәэмин итүче программа. 171нче федераль закон нигезендә, алкогольне күмәртәләп җибәрүче нокталарда һәм ваклап сатучы кибетләрдә программалы модульләр урнаштырылырга тиеш. Әлеге модульләр эшмәкәрләргә җибәрелгән, алар халыкка саткан спиртлы эчемлекләр турындагы бөтен мәгълүматны автомат рәвештә бердәм системага тапшырып барачаклар. Хәзергә күп кибетләребездә сатучылар кеше акча түләгәнгә касса аппаратының чегын гына бирәләр. Ә шәһәребездәге "Магнит", "Пятерочка", "Эссен" кибетләрендә һәр товар компьютер аша, штрих кодлары, аракы - акциз маркалары буенча сатыла инде. Димәк, бөтен кибетләребезгә дә заманча мәгълүмат технологияләре керәчәк - алар компьютерлаштырылачак!

Татарстанда эшмәкәрләрне әлеге модульләр белән "Ока-Чаллы" компанияләр группасы тәэмин итәчәк. Җыелышта катнашкан вәкиле эшмәкәрләрне әлеге яңалык, модульләргә нәрсәләр керәчәге, аның ничек эшлиячәге белән җентекләп таныштырды.

2016нчы елның 1нче гыйнварыннан алар күмәртәләп сату базарына кертелә. 1нче июльдән шәһәрләрдәге сыра һәм сыралы, спиртлы эчемлекләрне ваклап сатучылар эшли башлый. Авыл җирлекләрендә ул 2017нче елның 1нче июленнән кертелә.

Модульгә штрих кодны укучы 2D сканер, клавиатуралы һәм мониторлы компьютер (ноутбук та булырга мөмкин), фискальле принтер, электрон имза (ул флешкада була) керә. Компьютер "Интернет"ка тоташтырыла.

1нче гыйнвардан күмәртәләп сатучылар эшмәкәрләргә алкогольле продукциягә товар-транспорт накладное биргәнче, килешү акты (акт разногласий) тутырттыралар. Анда товардагы бар кимчелекләр күрсәтелә. Шешәдәге акциз маркасы бозылган булса, сканер аны укый алмаячак, товарны сатып булмаячак. Әгәр ул системада исәпкә алынмаса, программа аны контрафактлы продукция категориясенә кертәчәк. Кибеттә андый продукция булганлыгы ачыкланса, эшмәкәргә хокук саклау органнары һәм дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре алдында җавап тотарга туры киләчәк.

Шундый ук модульләрне "Алкоторг", "Эридан" кебек күмәртәләп сатучылар үзләре дә тәкъдим итәләр. Билгеле, һәркайсының үз бәяләре. "Алкоторг" вәкилләре, мәсәлән, 80 мең сум торачак, диделәр. "Ока-Чаллы" вәкиле: "Үзегезнең компьютер булса, 56200 сумга төшәчәк. Сыра гына сату өчен 5500 сумлык җиһаз кирәк. Сыраны бүлеп сатканда, планшеты белән - 16, планшетсыз гына 4 мең сумлык,"-диде.

Эшмәкәрләрдә әлеге системаның эшенә кагылышлы сораулар күп булды. Авылларыбызда кайчагында ут булмый тора бит. Мәгълүматлар бердәм системага 3 көн эчендә тапшырылырга тиеш икән. Өч көн эчендә тапшырмасаң, җавап бирергә туры киләчәк. Ут булмаганда - компьютер эшләмәгәндә аракыны сатарга да ярамый. Аны сканер аша уздырмасаң, ул "калдыкта" күренеп торачак, кабат сатылган товарга кертеп булмаячак. Чөнки кибеттән сату операциясен акциз маркасын укып сканер гына компьютерга һәм бердәм системага терки. Линиядә ут булмаганда компьютерның эшләп торуын тәэмин итүче махсус җайланмалар (источник бесперебойного питания) да бар. Димәк, алар да кирәк булачак. Модульне бердәм системага тоташтыру өчен кибетләргә Интернет та кирәк. "Мәгълүматларны кич өйдәге Интернеттан да тапшырырга мөмкин," - диделәр.

Рафаэль Галиев, эшмәкәр:

-Әлеге системаны кертү һәр кибеткә 100 мең сумга төшәчәк. Закон бөтен Россия буенча гамәлгә кертелә икән, барыбер үтәргә, бөтен кирәкле җиһазларны алырга туры киләчәк. Аракыны мин үзем "Алкоторг"тан алам. Әлеге модульләрне сатып алган өчен, ташлама ясасыннар иде алар. Яки кичектереп түләүгә бирсеннәр иде. Тагын бер буталчык тудыра торган ягы бар: дәүләт алкоголь инспекциясенә отчет тапшырганда бер электрон имзадан куллансак, хәзер монда икенче электрон имза кирәк булачак.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев