Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Рәнис Габбазов бүләккә алган машинасында ни өчен йөри алмый?

Р.Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсында Гран-при иясе булган Рәнис Габбазовка бүләккә "Лада-Гранта" автомобиле тапшырылуы турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә җырчы, ниһаять, машинасын алып кайткан. Ләкин Рәнис аны йөртә алмаячак... - 24 яшемә җитеп, әлегә кадәр машина йөртү таныклыгым юк. Аны июль аенда алырга җыенам, Алла теләсә. Дөресен генә әйткәндә,...

Р.Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсында Гран-при иясе булган Рәнис Габбазовка бүләккә "Лада-Гранта" автомобиле тапшырылуы турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә җырчы, ниһаять, машинасын алып кайткан. Ләкин Рәнис аны йөртә алмаячак...
- 24 яшемә җитеп, әлегә кадәр машина йөртү таныклыгым юк. Аны июль аенда алырга җыенам, Алла теләсә. Дөресен генә әйткәндә, әллә кайчан укыган идем, тик имтиханны тапшыра алмыйча йөрдем. Гадәттә, башта "права"га укыйлар, аннары гына машина алалар. Минем очракта киресенчә килеп чыга, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәнис Габбазов.
Хәзерге вакытта машина Рәниснең туган ягы - Ульян өлкәсендә. Автомобильне җырчының дусты, Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов алып кайткан. "Артист кешегә машина бик кирәк. Сабан туе чорында бу мохтаҗлык бигрәк тә сизелә", - ди Рәнис.

Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев