Нократ

Наталья Фишман: "Мамадышта амфитеатр гына түгел, скейтпарк та булачак“

2015 елда республикабыз шәһәр-районнарындагы истәлекле ял урыннарын торгызу, яңа ял үзәкләре булдыруга системалы алындылар. Эшнең иге-чиге күренми иде кебек. Шактый озак вакыт ташландык хәлдә булган парк һәм скверларны халыкка кайтару өчен айлар түгел, еллар таләп ителер кебек тоелды. Әмма Мәскәү паркларын төзекләндерүгә зур өлеш кертеп, бездәгеләрен дә тәртипкә китерү өчен...

2015 елда республикабыз шәһәр-районнарындагы истәлекле ял урыннарын торгызу, яңа ял үзәкләре булдыруга системалы алындылар. Эшнең иге-чиге күренми иде кебек. Шактый озак вакыт ташландык хәлдә булган парк һәм скверларны халыкка кайтару өчен айлар түгел, еллар таләп ителер кебек тоелды. Әмма Мәскәү паркларын төзекләндерүгә зур өлеш кертеп, бездәгеләрен дә тәртипкә китерү өчен чакыртылган Наталья Фишман инде җәй ахырына аларга җан өрергә өлгерде.

Мамадышта иҗат мәйданчыгы итеп Чапаев урамы турысындагы парк сайлап алынды. Куаклар, чүп үләннәре үсеп утыра торган, ел да су баса торган участокны кыска гына вакыт аралыгында тәртипкә салдылар.

Территория чистартылды, зур күләмдә ком-таш ташыдылар, брусчаткадан юл салдылар, спорт мәйданчыгы булачак урынга бетон нигез куйдылар, дамба күтәртелде, яктырткычлар, эскәмияләр урнаштырдылар. Ләкин быел язын табигать кызык итте, сквер кабат су астында калды.

Әмма Фишман командасы җиңел генә бирешүчеләрдән түгел, проекттагы җитешсезлекләр барланды. Суга көчле барьер булырга тиешле дамба 58.40 тамгасына кадәр күтәртелде, дренаж системасы салынды. "Яшьлек" скверы янындагы Ушма елгасы буен да төзекләндереп, бу тирәне шәһәрнең иң матур ял урынына әверелдерү ниятләнелә.

"Яшьлек" скверында бүген Татарстан Президентының парк һәм скверларны төзекләндерү буенча ярдәмчесе Наталья Фишман җирле хакимият вәкилләре, архитекторлар, экологлар белән очрашып, сквердагы эшләр барышы белән танышты. Мамадышның үзәгендә урнашкан сквер проектының үтәлеше аның шәхси контролендә.

Балалар һәм спорт мәйданчыкларында эшләрне киләсе атнада төгәлләү бурычы тора. Скверның үзәк декоры булачак коры фонтан урынында гидроизоляция ясау эшләре бара. Киләсе сишәмбедә фонтан әйләнәсендә биеклеге 3, озынлыгы 36 метрлык, җиде рәтле амфитеатр ясау эшенә керешәчәкләр.

- Амфитеатрны монтажлау эшләрен 20нче августка төгәлләргә ниятлибез. Скверны яшелләндерүгә инде бүген җитди алындылар. Парк миләш, сирень, каен, нарат агачларына, гөлҗимеш куакларына, чәчәкләргә күмеләчәк. Дамба 3 метр биеклектә күтәртелде. Бу парк зонасын су басулардан сакларга тиеш. Җәяүле юлларына да күгәрми торган, дымга чыдам материалдан эшләнгән агач түшәләчәк,-дип ышандырды "Архдесант" ҖЧҖе белгече, проект авторы, архитектор Алмаз Вәлиуллин.

Наталья Фишман сүзләренчә, проект дәвамлы булачак. "Яшьлек" паркы төзелешенә республика бюджетыннан 60 млн сум акча каралган. Фонтан, спорт һәм балалар мәйданчыклары, амфитеатрны сафка бастыру өчен быел аның 35 млн сумы гына үзләштерелгән.

- Эшләр мин күзаллаганнан да яхшырак бара. Киләсе җәйгә биредә проект буенча бер ярны Ушманың икенче яры белән тоташтыручы күпер салачакбыз, шлюз ярдәмендә суны күтәртеп катамараннарда йөрү мөмкинлеге бирәчәкбез, пирс, инвесторлар көче белән кафе, скейтпарк төзелеше киләсе елга кала. Моның өчен 20-25 млн сум күләмендә өстәмә финанслар булачак. Проектны тулысы белән тормышка ашыра алсак, сквер әкияти урынга әвереләчәк. Парк - ул төзекләндерелгән, брусчатка җәелгән, фонарь, эскәмия урнаштырылган территория генә түгел. Ул ниндидер социаль актив тормыш кайный торган киңлек булырга тиеш. Иң мөһиме, биредә яшәүче кешеләр безнең һәр адымыбызны хуплап торалар. Халыкның һәр тәкъдиме исәпкә алынды. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән дә аңлашып эшлибез,- диде бүген Татарстан Президентының парк һәм скверларны төзекләндерү буенча ярдәмчесе.

"Яшьлек" паркы яшьләр өчен генә түгел, һәр буын вәкиленең, Нократ яр буе сыман, күрше- тирә районнардан килгән кунакларның да яраткан ял зонасына әверелер, дип уйлыйбыз.

Айгөл Әхмәтшина

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 12 апреля 2018 - 08:23
    Жительница Мамадыша посвятила песню Дню космонавтики
  • 11 апреля 2018 - 11:16
    Ландыш Хасанова в проекте "Читаем Тукая"
  • 11 апреля 2018 - 11:07
    Азалия Махмутова в проекте "Читаем Тукая"
  • "Премия века" - газете "Нократ" ("Вятка") 100 лет!
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 - 12:41
    Частные объявления РЕМОНТ стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 ///// НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41 ///// СТЕНОВЫЕ керамзитные блоки и перегородочные, с/з Мамадышский ул. Беркасовская, д.36. Тел.: 8-965-618-21-88, 8-962-577-11-74 ///// ТРЕБУЮТСЯ в страховую компанию офисный специалист на постоянную работу и страховые агенты. Собеседование по телефону: 8-960-088-77-66 ///// ПРОДАЕТСЯ Теплицы заводские (крашеные и оцинкованные). Доставка. Установка. Хранение. Тел.: 8-917-917-34-43 ///// УСЛУГИ ремонт холодильников. Выезд на дом, по деревням. Тел.: 8-904-664-83-51, 8-917-391-76-83, 8-927-049-49-38, 8-906-121-39-77 ПРОДАЕТСЯ Умартага канди - 100 с. Прополис 1600с, балавыз 260с алабыз. 8-905-039-34-43 ​​​​​​​РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 // Срубы, брус, доски на дома и бани. Из зимнего леса. Доставка. тел.: 8-927-046-99-22, 8-937-577-87-00
Ночной режим