Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Машина йөртүче мамадышлылар өчен кагыйдәләр тагын да кырыслана

Чит-ят күзләрдән автомобильләрнең караңгылатылган пыялалары артына яшеренергә теләгәннәрне каты җәзалар көтә. Элек пыяланы караңгылатылган япма белән каплаган өчен (тонировка) 500 сум штраф салсалар, быел әлеге сумма өч мәртәбә артты. Бу да водительне "акылга утыртмый" икән инде, канун чыгаручылар яңадан шул ук закон бозучлыар өчен яңадан җаваплылык өстәделәр. Әгәр кеше беренче...

Чит-ят күзләрдән автомобильләрнең караңгылатылган пыялалары артына яшеренергә теләгәннәрне каты җәзалар көтә. Элек пыяланы караңгылатылган япма белән каплаган өчен (тонировка) 500 сум штраф салсалар, быел әлеге сумма өч мәртәбә артты.

Бу да водительне "акылга утыртмый" икән инде, канун чыгаручылар яңадан шул ук закон бозучлыар өчен яңадан җаваплылык өстәделәр. Әгәр кеше беренче тапкыр тонировка белән эләккәннән соң 12 ай дәвамында икенче мәртәбә караңгылатылган пыялалары белән эләгә икән, ул чагында аңа кесәсеннән 5000 сумны чыгарып салырга туры киләчәк. Депутатларның әпититен Россия Хөкүмәте ярый әле вакытында тыеп калды, чөнки беренчеләре яңадан кагыйдәне бозган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү тәкъдиме белән чыккан булганнар. Шулай да водительләрне тынычландырырга була: машинаның алгы һәм алгы ишекләренең пыялаларын гына караңгылату тыела. Закон агымдагы елның 1нче мартыннан үз көченә керәчәк. Шуңа күрә, алгы пыялаларны яктыртырга шактый вакыт бар әле.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев