Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“МамадышТВ“ телеканалында экстремизм хакында ачыктан-ачык сөйләшәчәкләр

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди: " Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Игътибар итегез әле. Раббыбыз, мөселманнарны гаиләсенә, үзенә, иленә, диненә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата,аның нинди дин...

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди: " Ислам диненә каршы сезнең белән сугышмаган һәм сезне йортларыгыздан куып чыгармаган кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булудан һәм аларга гаделлек кылудан Аллаһ сезне тыймый. Аллаһ гадел булганнарны сөядер". Игътибар итегез әле. Раббыбыз, мөселманнарны гаиләсенә, үзенә, иленә, диненә кылыч күтәреп килмәгән кешегә карата,аның нинди дин тотуы, кайсы милләт вәкиле булуына карамастан, яхшы, дустанә мөнәсәбәттә булырга өнди. Ләкин бүген без, ни аяныч, икенче төрле фикерне дә күрәбез. Мөселманнарны фетнә чыгаручылар, кан коючылар итеп күрсәтергә тырышучылар шактый.

Бүгенге"Иман вә әхлак" тапшыруы "Мөселман террорчылыкка каршы" темасына багышланган булыр. Әңгәмәдәш- мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин. Бүген, 21 нче апрель кичендә, "МамадышТВ" телеканалын карамый калмагыз. Эфирга чыгу вакыты 17.20 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250