Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

“МамадышТВ“ телеканалы бүгенге эфирын “Бибинур“ фильмында уйнаган Нәсих Фазлырахманов истәлегенә багышлый

Районыбызның абруйлы мәчет картын узган ялларда соңгы юлга озаттылар. Төбәгебез тарихында гына түгел, мөселман кинемотаграфиясе тарихында да райондашыбыз Нәсих Фазлырахмановның исеме алтын хәрефләр белән уелып калачак. 2010нчы елда, Мамадыш районы Алгай авылында төшерелгән "Бибинур" фильмында ул кайчандыр җимерелгән мәчетнең ташларын җыеп йөрүче ялгыз авыл карты ролен оста башкара. Фильмны әзерләүчеләрне...

Районыбызның абруйлы мәчет картын узган ялларда соңгы юлга озаттылар.

Төбәгебез тарихында гына түгел, мөселман кинемотаграфиясе тарихында да райондашыбыз Нәсих Фазлырахмановның исеме алтын хәрефләр белән уелып калачак. 2010нчы елда, Мамадыш районы Алгай авылында төшерелгән "Бибинур" фильмында ул кайчандыр җимерелгән мәчетнең ташларын җыеп йөрүче ялгыз авыл карты ролен оста башкара. Фильмны әзерләүчеләрне Нәсих бабайның тышкы кыяфәте, эчкерсез елмаюы, яктылык һәм яхшылык сирпеп торучы карашы әсир итә.
Фильмдагы роле, мәрхүмнең тормыш юлына багышланган тапшыруны бүген "МамадышТВ" телеканалы эфирында карый алачаксыз. Башлана 17.30 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев