Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы янгыннарның сәбәпләре аталды

Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре былтыргы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Узган ел районыбызда 37 янгын булган. 2015нче ел белән чагыштырганда бу 3 очракка кимрәк булса да, һәр янгын артында - фаҗига. Янгын кешенең гомер буе туплаган байлыгын, йортын һәм каралты-курасын юк итә. Янгын күзәтчелеге җитәкчесе Павел Руднев сүзләренә караганда, 15...

Район гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре былтыргы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар.

Узган ел районыбызда 37 янгын булган. 2015нче ел белән чагыштырганда бу 3 очракка кимрәк булса да, һәр янгын артында - фаҗига. Янгын кешенең гомер буе туплаган байлыгын, йортын һәм каралты-курасын юк итә. Янгын күзәтчелеге җитәкчесе Павел Руднев сүзләренә караганда, 15 янгын электр чыбыкларындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Бу - халыкның электр линияләренең төзеклегенә игътибар итеп җиткермәүләре, совет заманнарында ук сузып куйган линияләрдән файдалануларын дәвам итүләре турында сөйли. 9 очракта янгын чыгуга мичләр сәбәпче булган. Аларны да ел саен ремонтлап, ярыкларын сылап, корымнарын чистартып торырга онытучылар бар шул!


Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре торак секторы - шәхси йортлар хуҗалары белән эшләүләрен тагын да көчәйтергә вәгъдә итәләр.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X