Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы “Вятка“ сәнәгать паркы территориясендә киңәшмә үтте

Район башлыгы Анатолий Иванов шәһәр читендә төзелеп килүче "Вятка" сәнәгать паркы территориясендә чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Мондый очрашулар объектта һәр атна саен уздырыла. Подрядчы оешмаларның вәкилләре белән эш барышы, график һәм проблемалар хакында сөйләштеләр. Билгеле булганча, сәнәгать паркы 80 гектар мәйданны били. Хәзерге вакытта аның беренче чиратын төзү эшләре алып...

Район башлыгы Анатолий Иванов шәһәр читендә төзелеп килүче "Вятка" сәнәгать паркы территориясендә чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Мондый очрашулар объектта һәр атна саен уздырыла. Подрядчы оешмаларның вәкилләре белән эш барышы, график һәм проблемалар хакында сөйләштеләр.
Билгеле булганча, сәнәгать паркы 80 гектар мәйданны били. Хәзерге вакытта аның беренче чиратын төзү эшләре алып барыла. Ул үзе ике этапка бүленгән. Беренчесе 2015нче елның сентябрь-декабрь айларында башкарылса, икенче этап быелның апреленнән башланып, декабрьгәчә дәвам итәр дип көтелә. Быелгы эш күләмен тормышка ашыру өчен барлыгы 137 млн.сум акча каралган. Аның 27 млн.сумы республика, ә калганы федераль казнадан.
Объектның заказчысы "ТР Башинвесттөзелеш" ДКУ. Генераль подрядчы "Төзелеш" ҖЧҖ.
Бу ел планына 4 км озынлыкта электр челтәре сузу, 9 км озынлыкта элемтә челтәре сузу, 27 км озынлыкта газ линиясе китерү, 1 ГРП төзү, 600 метр озынлыкта су челтәре сузу, 2 скважина казу, 1,7 км озынлыкта канализация линиясе һәм 1,4 км арада юллар салу кертелгән иде.
-Агымдагы ел планына кертелгән эшләрнең күбесе октябрь ае башына тәмамланачак, ә газ трассасын сузуны ноябрь ае башына төгәлләргә ниятлибез. Районыбыз өчен бик әһәмиятле объект бу. Безгә ышаныч күрсәткәне, ярдәм иткәне өчен беренче чиратта президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт белдерәсе килә. Монда 15-20 оешма булыр дип көтелә. Мамадышның киләчәге бу. Хәзер төп бурычларның берсе- паркка инвесторлар җәлеп итү,- диде район башлыгы Анатолий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев