Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы сыек май заводы яңа цех төзергә ниятли

Билгеле булганча, быел шәһәребездә көнбагыш эшкәртеп, аннан сыек май җитештерүче завод ачылган иде. Әлеге җәмгыятьне оештыручыларның берсе булган Рафис Әхмәтов хәбәр итүенчә, әлегә алар тәүлегенә 30 тонна чимал эшкәртә. "Ә заводның көче тәүлегенә 80-100 тоннага кадәр көнбагыш эшкәртергә җитә",- ди әңгәмәдәшебез. Бүгенге көндә алар чистартылмаган май гына чыгаралар. Продукция күбесенчә...

Билгеле булганча, быел шәһәребездә көнбагыш эшкәртеп, аннан сыек май җитештерүче завод ачылган иде.

Әлеге җәмгыятьне оештыручыларның берсе булган Рафис Әхмәтов хәбәр итүенчә, әлегә алар тәүлегенә 30 тонна чимал эшкәртә. "Ә заводның көче тәүлегенә 80-100 тоннага кадәр көнбагыш эшкәртергә җитә",- ди әңгәмәдәшебез. Бүгенге көндә алар чистартылмаган май гына чыгаралар. Продукция күбесенчә кошчылык фабрикаларына озатыла икән. Сыек майны чистартып чыгару өчен яңа цех төзү зарур. "Бу эш безнең планда бар. Киләсе елга җитештерү күләмен киңәйтеп, нәкъ менә чистартылган май чыгара башларга ниятлибез",- диде Рафис Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев