Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы раллига 45 илдән 157 машина киләчәк

Әнә шулай дип белдерде Катмыш авыл җирлеге башлыгы - Илшат Габидуллин. - Эшлисе эшләр күп әле, ләкин иң мөһиме трасса әзер. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы да мактап китте. Теләгән һәр кеше әлеге зур күләмле чараны карый ала, хәтта чит илдән җан атучылар киләчәк, - дип сөйләде ул. Беренче финиш 10:30...

Әнә шулай дип белдерде Катмыш авыл җирлеге башлыгы - Илшат Габидуллин.

- Эшлисе эшләр күп әле, ләкин иң мөһиме трасса әзер. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы да мактап китте. Теләгән һәр кеше әлеге зур күләмле чараны карый ала, хәтта чит илдән җан атучылар киләчәк, - дип сөйләде ул.

Беренче финиш 10:30 да булыр дип көтелә, 14:30 да барлык кунаклар да таралачак.

Сабантуйга килгәндә исә, үткәрелү вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. Ралли белән бер көнне үтүе дә ихтимал. "Айфара" төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин әйтүенчә, биш җырчы киләчәк, тик аларның исемнәре әлегә сер астында.

Алина ЮНУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев