Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы “Олимп” боз сараенда бал-маскарад узды

Кичә "Олимп" боз сараенда ел йомгакларына багышланган традицион бал-маскарад үтте. Бәйрәм тамашасында җыр бию, юмор, куңелле уеннар бергә бәйләнеп халыкка бәйләм - бәйләм яхшы кәеф таратты. Кыш бабай һәм Кар кызы белән беррәттән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та тамашага килгән райондашларны бәйрәм белән котлады, саулык - саләмәтлек, эшләрендә, тормышларында уңышлар...

Кичә "Олимп" боз сараенда ел йомгакларына багышланган традицион бал-маскарад үтте.
Бәйрәм тамашасында җыр бию, юмор, куңелле уеннар бергә бәйләнеп халыкка бәйләм - бәйләм яхшы кәеф таратты. Кыш бабай һәм Кар кызы белән беррәттән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та тамашага килгән райондашларны бәйрәм белән котлады, саулык - саләмәтлек, эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде. 2016нчы елга нәтиҗәләр ясап, яңа елга бурычларны билгеләде.
Биредә шулай ук хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар, оешма-предприятие, учреждение коллективлары арасында барган конкурсларга да йомгак ясалды.
Тамашачылар арасында бушлай лотерея дә уйнатылды. Иң бәхетлеләргә Кыш бабай кыйммәтле көнкүреш техникасы тапшырды.
Төбәгебезнең сәнгать осталары чыгышлары да халыкның күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев