Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы хезмәт коллективлары арасында иҗади бәйге башланды

Район мәдәният йортында шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында сморт-конкурска старт бирелде. Сәхнәгә беренчеләрдән булып "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы һәм район кулланучылар җәмгыяте үзешчәннәре аяк басты. Быел чараны оештыручылар аның статусын оригиналь жанр фестиваленә үзгәрттеләр. Үзешчән сәнгать осталары "Вокал", "Миниатюралар театры", "Цирк жанры", "Гәүдәне буйсындыру", "Нәфис сүз", "Дан минуты", "Хореография", "Массакүләм чыгыш"...

Район мәдәният йортында шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында сморт-конкурска старт бирелде. Сәхнәгә беренчеләрдән булып "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы һәм район кулланучылар җәмгыяте үзешчәннәре аяк басты.

Быел чараны оештыручылар аның статусын оригиналь жанр фестиваленә үзгәрттеләр. Үзешчән сәнгать осталары "Вокал", "Миниатюралар театры", "Цирк жанры", "Гәүдәне буйсындыру", "Нәфис сүз", "Дан минуты", "Хореография", "Массакүләм чыгыш" һәм "Төп төгәл" жанрларында көч сынашачак. Аларның һәр чыгышлары мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнеп барачак. Моннан тыш оешма-предприятиеләр, учрежениеләр түбәндәге номинацияләр буенча жюри һәм тамашачы алдында "сынау тотачак": белем бирү, мәктәпкәчә яшьтәге, социаль тармактагы учреждениеләр, сәнәгать, хезмәт күрсәтү предприятиеләре.

Район мәдәният йортына беренче булып тамашачыларны җыйган оешмалар үзешчәннәренә килгәндә, беренче коймак төерле була, диләр бит. Кайбер кимчелекләр булмыйча калмады, әлбәттә. Алар мәртәбәле жюри тарафыннан игътибарга алынды. "Мамадыш йолдызлар кабыза" исеме астында узучы оригиналь жанр фестиваленең үз таләпләре.Әмма ничек кенә булмасын, сәхнәдә чыгыш ясаган артистларның һәрберсе мактауга лаек.

Узган атна пәнжешәмбесендә сынау бирергә чыккан коллективлардан филиал үзешчәннәре кулланучылар җәмгыяте сәнгать сөючеләрен баллар буенча узып киттеләр. Тагын шунысы игътибарга лаек, "Татавтодор" җәмгыяте филиалы җитәкчесе Виктор Кузнецов үзенең сәнгатькә битараф түгеллеген исбатлады. Ул да сәхнәдә үзенә бирелгән рольне тамашачы күңеленә һуш килерлек итеп башкарды. Фестиваль кысаларында җитәкчеләрнең чарада катнашулары да оешма-предприятиегә, учреждениегә җитмәгән балларны тупларга ярдәм итәчәген истән чыгармаска кирәк. Юлчыларга бик ярап куйды алар. Нәтиҗәдә алар көндәшләреннән очколар буенча шактыйга аерылдылар.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев