Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадыштагы фигуралы шуу мәктәбендә 100 артык бала шөгыльләнә

Моннан бер ун ел чамасы элек без фигуралы шууны телевизордан гына карый идек. Ә бүгенге көндә андый мөмкинчелек Мамадышның үзендә дә бар. Әниле-кызлы Марина һәм Снежана Власовалар кул астында йөзләгән бала шөгыльләнә. Бу атнада безнең иҗат төркеме фигуралы шуу секциясендә булып, анда йөрүчеләрнең чыгышларын күреп кайтты. Фигуралы шуу секциясенә йөрүчеләр...

Моннан бер ун ел чамасы элек без фигуралы шууны телевизордан гына карый идек. Ә бүгенге көндә андый мөмкинчелек Мамадышның үзендә дә бар. Әниле-кызлы Марина һәм Снежана Власовалар кул астында йөзләгән бала шөгыльләнә. Бу атнада безнең иҗат төркеме фигуралы шуу секциясендә булып, анда йөрүчеләрнең чыгышларын күреп кайтты.
Фигуралы шуу секциясенә йөрүчеләр чыгышлары аша мамадышлыларга һәм төбәгебез кунакларына осталыкларын, сәләтләрен күрсәтәләр. Елдан-ел аларның хәрәкәтләре камилләшә бара. Матур киемнәрдән булган кызларның, малайларның боз өстендә матур итеп төрле хәрәкәтләр ясауларын күреп кем генә сокланмый микән? Үзе бер кызыклы манзара бит! Тренерлары Снежана Власова үзе дә бозда нәкъ аккоштай "йөзә", балалар аннан күзләрен дә алмый.
-Яңа ел тамашасына әзерлек гомумән алганда, 1 ай алдан башлана. Иң элек безгә сценарийны күрсәтәләр, аңа яраклаштырып номерлар әзерлибез. Чарага ике атна кала бөтен игътибар шуңа гына юнәлдерелә,- ди фигуралы шуу буенча тренер Снежана Власова.
Мамадыштагы "Олимп" боз сараеның эшләү графигы минутлап бүленгән. Боз хоккейчылардан бушауга бирегә фигуралы шуучылар килә, аларны кабаттан алка сугучылар алмаштыра, ял көннәрендә ирекле шууга да берничә сәгать вакыт бүленә.
Бүгенге көндә әниле-кызлы Марина һәм Снежана Власовалар кул астында 100 артык бала шөгыльләнә. Алар 7 төркемгә бүленгән. Секциягә йөрүчеләрнең иң кечкенәләренә 3 яшь булса, зурларга 18 яшь. Спортчыларның нибары 7 генә малайлар икән. "Күпләр фигуралы шуу кызлар өчен дип әйтә. Әмма бу һич кенә дә алай түгел. Тимераякны да, фигуралы шууны да ир-атлар уйлап тапкан. Илебездә дә дөнья күләм танылган ир-егет спортчылар шактый",- ди тренер.
-Балалар теләп йөриләр, тырышлар, мин аларны беренче көннән үк яратып өлгердем инде. Хезмәтемне дә бик яратам. Киләчәктә балаларның зур спортка чыгу мөмкинлеге бар, алар төрле ярышларда катнашалар, гәүдәләре нәфис, сәламәтлекләре нык булачак, ә бит боз өстендә фигуралы шуу күңел күтәренкелеге, матур тойгылар, рәхәтлек бирә - гомумән, бу төр спортның файдасы зур,- ди Снежана Власова.
Фигуралы шуу секциясендә Алабугадан килеп шөгыләләнүче бер кыз да бар. Виктория Гайнуллина бирегә 3нче елын йөри.
-Атнага 3-4 мәртәбә киләбез. Бер дә авыр түгел. Миңа биредә тренер да, шөгыльләнү дә ошый. Бездә ул кадәр үк түгел. Киләчәктә дә фигуралы шуу белән шөгыльләнүне дәвам итеп, чемпион булып таныласым килә,- диде Виктория Гайнуллина.
Бозда матур, нәфис хәрәкәтләр ясап шуучы Даша Мазилова белән Гөлнәзирә Арсланова да бирегә зур теләк белән йөри икән. Фигуралы шууның файдасы бик зур, - ди алар.
-Фигуралы шуу белән кечкенәдән шөгыләләнәм. Ярышларга барабыз, җиңүләрем дә бар. Алга таба да бу юнәлешне дәвам итәргә уйлыйм,- диде Гөлнәзирә Арсланова.
Белгечләр дә, фигуралы шуу белән шөгыльләнү баланың мускул системасын ныгыта, сәламәтлеген яхшырта, түземлерәк булырга өйрәтә, дип ассызыклый.
Мамадышта әле чагыштырмача яңа спорт төре булса да, малайлар-кызларның инде зур бәйгеләрдә катнашып, призлы урын яулаулары сөендерә. Башкалада узучы Федерация Кубогы ярышларында, Зәй, Баулы, Менделеевск районнарында үтүче ачык беренчелекләрдә катнашканнары бар аларның.
Тренерлары искәртүенчә, әлбәттә, бу балаларның спортка тартылуында әти-әниләренең тырышлыгы бик зур. "Алар балаларының һәр уңышына шатлана. Тренировкага йөртү күп вакытны алса да, чыгымнар таләп итсә дә зарланмыйлар. Балалары сәламәт, спорт белән дус булсын өчен барысын да эшләргә әзер алар", - ди Снежана Власова.
Тимераякны беренче тапкыр гына күрүчеләр һәм киючеләр секциягә йөри башлап, якынча ай ярым узуга, яхшы гына шуарга өйрәнәләр икән. Мамадышта әлеге секция эшли башлагач, аны 6 бала тәмамлап чыккан. Быел тагын 2 кызлары фигуралы шуу мәктәбен тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев