Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта зур китап күргәзмәсе көтелә

10нчы март көнне көндезге сәгать 2дә Мамадышның 3нче санлы мәктәбендә соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән, халык арасында зур популярлык казанган китапларны сату күргәзмәсе һәм язучыларның үзләре белән очрашу да булачак. Китапларга язучыларның үзләреннән култамгалар яздырып алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Әдәбият сөючеләр белән очрашуга Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар...

10нчы март көнне көндезге сәгать 2дә Мамадышның 3нче санлы мәктәбендә соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән, халык арасында зур популярлык казанган китапларны сату күргәзмәсе һәм язучыларның үзләре белән очрашу да булачак. Китапларга язучыларның үзләреннән култамгалар яздырып алу мөмкинлеге дә тудырылачак.

Әдәбият сөючеләр белән очрашуга Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, нәшрият вәкилләре, "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күпсанлы популяр тарихи романнар авторы Вахит Имамов, "Сөембикә" журналының баш мөхәррире Гөлнур Сафиуллина киләчәкләр.

-Быел Муса Җәлилнең - 110, Габдулла Тукайның 130 еллыклары. Шушы уңайдан аларның халык яратып укый торган китапларын яңадан бастырып чыгардык. Сатуда Вахит Имамовның "Сөләйман солтан" китабы да булачак. Халык телевизордан Сөләйман солтан турындагы "Великолепный век" дигән сериалны яратып карады. Вахит Имамов романында аның турында тагын да кызыклырак фактлар бирелгән. Сериал белән романдагы вакыйгаларны чагыштырып карый алачаксыз. Узган ел бездә "Мамадыш районының ташъязма истәлекләре" исемле китап басылып чыкты. Аның буенча бик күпләр үзләренең нәселләре шәҗәрәсен ачыклый алалар. Халыкка тәкъдим итәргә 700-800 төрле китап алып киләчәкбез. Алар арасында хәзерге авторлар да, әдәбиятыбыз классиклары китаплары да булачак. Бәяләре кибет бәяләре белән чагыштырганда күпкә арзанрак. Очрашуга килүчеләр арасында төрле конкурслар һәм викториналар да оештырып, китапларыбызны бүләк итәчәкбез. "Сөембикә" журналы делегациясе дә төрле призлар белән килә. Бөтен әдәбият сөючеләрне, татар теле укытучыларын һәм укучыларны очрашуга көтәбез,-ди Илдар Камилович.

Очрашу вакытында "Мәдәни җомга"газетасына, "Сөмбикә" журналына, республикабызның башка матбугат чараларына да язылып булачак.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250