Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта зирәкләр саны артты

Район газетасының 29нчы март санындагы "Зирәкләр конкурсы" биременә дөрес җавапны беренче булып шәһәрдәшебез, озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Зинаида Шипкова әйтте. "Соколкадан көньякта, элек пионерлар лагеры булган җирдән ерак түгел генә урнашкан әлеге күл - Киндиярово дип атала. Мин Красный Исток (хәзер ул...

Район газетасының 29нчы март санындагы "Зирәкләр конкурсы" биременә дөрес җавапны беренче булып шәһәрдәшебез, озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Зинаида Шипкова әйтте.

"Соколкадан көньякта, элек пионерлар лагеры булган җирдән ерак түгел генә урнашкан әлеге күл - Киндиярово дип атала. Мин Красный Исток (хәзер ул юк инде) авылында тудым. Ун яшемә кадәр анда яшәдек. Күлгә еш барып йөри идек. Ярындагы комы бик йомшак һәм чиста, аяклар бата иде, ә күлендә бик матур лалә чәчәкләре үсте. Аларга сокланып карап торганнарым әле дә исемдә. Ул пионерлар лагерында ял иткәнем дә булды",-диде ул.

Җиңүчебезгә игәнәчебез бүләге тапшырылды.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев